Башкортстанда татар фольклор җыр фестивале узды

Туймазы районында “Бабай утары” музей-этнография комплексында “Җырлыйк әле” үзешчәннәр татар фольклор җыр фестивале булды.

(Казан, 2 июль, “Татар-информ”). Башкортстанның Туймазы районында “Бабай утары” музей-этнография комплексында “Җырлыйк әле” үзешчәннәр татар фольклор җыр фестивале булды. Бу хакта “Башинформ” хәбәр итә.

Фестивальдә республиканың Салават шәһәреннән, Уфаның Демский районыннан, шулай ук Туймазы, Краснокамский, Шаран, Бакалы һәм башка районнардан татар фольклор ансамбльләре катнашты. Жюри составын татар җырчысы Фән Вәлиәхмәтов җитәкләде, диелгән әлеге хәбәрдә.

Бәйге нәтиҗәләре буенча Туймазы шәһәренең “Җидегән йолдыз” татар вокаль ансамбле Гран-прига лаек булган.

I дәрәҗәдәге диплом Салават шәһәреннән “Йолдызлар” үзешчән ансамбленә, II дәрәҗәдәге диплом Уфаның Демский районыннан “Ак калфак” эстрада-фольклор ансамбленә, III дәрәҗәдәге диплом Краснокамский районының “Ак калфак” фольклор ансамбленә тапшырылган.

татар-информ

Фото: bashinform.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
1462
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Буа районы үз мәдәниятен тәкъдим итә
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
16 август 2023 - 10:14
955
0
1
Яхин туган көн!
11 август 2023 - 11:02
1403
0
3
Нурзадә кияүгә чыга!
5 август 2023 - 09:24
1171
0
2
Истәлекле очрашу
4 август 2023 - 09:16
909
0
0
Спасс ярминкәсе
29 июль 2023 - 15:27
1326
0
1
Нишләтергә?
23 июль 2023 - 15:24
957
0
0
Татарча ишегалды бәйрәме!
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы