Баянчы Айдар Вәлиев: «Концертларда фонограмма өчен зур штраф кертергә кирәк»

Айдар Вәлиев – музыка көллияте укытучысы да. Казанда туа, музыка мәктәбендә, музыка көллиятендә һәм Казан дәүләт консерваториясендә укый, соңыннан Мәскәүдәге Гнесиннар исемендәге Россия музыкасы академиясендә стажировка үтә.
«Һәвәскәр һәм профессионал дигән катгый бүленеш булырга тиеш»
– Бу күренешне нәрсәгә бәйле дип уйлыйсыз? Бу – татарларның сыйфатны санламавымы яисә вакыт дип ашыгуымы?
– Минемчә, система булырга тиеш. Әйтик, сез бит дәваланырга барган вакытта үзешчән табибка бармыйсыз, сезгә профессионал кирәк. Шуңа күрә дә профессионаллар булырга тиеш. Бүгенге татар эстрадасы җырчыларының күбесе бик популяр, гастрольләрдә йөри, концертлары гөрли, әйбәт акчалар эшлиләр. Концертларына кеше килә. Әмма ләкин алар үзләрен һәвәскәр җырчы дип таныйсылары килми. Ә һәвәскәр һәм профессионал дигән катгый бүленеш булырга тиеш. Музыкант кеше профессионал булырга тиеш, ул – музыка мәктәбе, музыка көллияте, консерватория. Менә сезгә система.
Тулысынча интертаттан укыгыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
21 май 2022 - 10:12
-
20 май 2022 - 12:50
-
19 май 2022 - 10:17
-
17 май 2022 - 15:50
-
17 май 2022 - 12:52
-
17 май 2022 - 10:42
-
16 май 2022 - 12:06
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте