Логотип
Хәбәрләр

БДИда чыннан да җәнҗал булганмы?

Түбән Камада химия фәне буенча БДИ биргән вакытта чыгарылыш укучысын чишенергә мәҗбүр иткәннәр – әлеге хәбәр имтихан көнне социаль челтәрләрдә пәйда булды. Хәбәр аноним булуга карамстан, зур шау-шу ку...

Түбән Камада химия фәне буенча БДИ биргән вакытта чыгарылыш укучысын чишенергә мәҗбүр иткәннәр – әлеге хәбәр имтихан көнне социаль челтәрләрдә пәйда булды. Хәбәр аноним булуга карамстан, зур шау-шу куптарды. Берьюлы берничә күзәтчелек оешмасы тикшерүләр башлады. Әлеге җәнҗал турында тулырак, җаваплы кешеләрнең комментарийлары белән - “Татар-информ” репортажында.

БДИ вакытындагы чиктән тыш уяулык җәмәгатьчелекне инде берничә ел борчый. Мәсәлән, узган елда Яр Чаллы чыгарылыш укучыларының әти-әниләре имтихан башланганчы балаларны автошәһәрнең бер мәктәбенә алып килүләре турында социаль челтәрләрдә сөйләгәннәр иде. Шпаргалкалар бармы-юкмы икәнен тикшергәч, мәктәп укучыларын бер бүлмәгә ябалар, сусыз, ризыксыз һәм бәдрәфкә чыгармыйча берничә сәгать шунда тоталар.

Әлеге факт белән кызыксынган журналистлар прокурорга мөрәҗәгать иткәннәр иде. Ләкин анда хәбәр иткәнчә, бикләп куелган балаларның ата-аналары күзәтчелек органына язма рәвештә мөрәҗәгать итмәгәннәр, шуңа күрә “имтихан карантины” буенча тикшерү булмый кала.

Дәвамын укыгыз...

Автор: Эльвира МӨХӘММӘТДИНОВА, sntat.ru
Фото: Илнар Төхбәтов, социаль челтәрләр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк