«Болгар эзләреннән»
Татарстанда Идел буе Болгар дәүләтендә исламны кабул итүгә 1100 еллыкны бәйрәм итү уңаеннан ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле «Болгар эзләреннән» концерт программасы белән гастрольләргә чыга.
«13 -18 май көннәрендә Әстерхан, Волгоград һәм Самара шәһәрләрендә концертлар планлаштырылган», дип хәбәр итә ансамбльнең матбугат үзәге.
Гастрольләр ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән РФ Мәдәният министрлыгының гастроль-концерт планы буенча үткәрелә.
Концерт программасының нигезен тирән фольклор тамырлы номерлар – татар мәдәниятенең шедеврлары тәшкил итә. Оркестр һәм хор татар халык җырлары белән таныштыра. Программаны татар биюләре тулыландыра, диелә хәбәрдә.
Концертның икенче бүлегендә «Туй» музыкаль-хореографик спектакле күрсәтелә. Әлеге әсәр Казан, Мәскәү, Владимир, Чабаксар, Пермь, Свердловск, Төмән һәм башка шәһәрләр тамашачысына таныш инде.
Концерт 13 майда – Әстерханның «Аркадия» мәдәният сараенда, 16 майда - Волгоградның «Офицерлар йортында», 18 майда Самараның Металлург мәдәният сараенда күрсәтелә.
Чыганак ТИ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
20 май 2022 - 12:50
-
19 май 2022 - 10:17
-
17 май 2022 - 15:50
-
17 май 2022 - 12:52
-
17 май 2022 - 10:42
-
16 май 2022 - 12:06
-
16 май 2022 - 10:53
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте