Дөнья чемпионаты уңаеннан, төнге Казан буйлап юл күрсәткече чыгаралар

(Казан, 1 март, «Татар-информ»). 2018 елгы дөнья чемпионаты уңаеннан, кичке һәм төнге Казан буйлап юл күрсәткече чыгарачаклар. Шул хактагы мәгълүмат мэрия сайтында урнаштырылган.

Белешмәлектә күзәтү мәйданчыклары, шәһәрнең истәлекле урыннары, мәдәни мирас объектлары, гастрономия биналары, төнге клублар, күңел ачу үзәкләре, театрлар һәм кинотеатрлар турында мәгълүмат булачак.

Рус һәм инглиз телләрендәге китапчыкны җәмәгать туклануы урыннары, кунакханәләр һәм күңел ачу биналарында таратачаклар. Белешмәлекне шулай ук махсус «төнге волонтерлар»дан да алып булачак. Тиражы 100 мең данә тәшкил итәчәк.

Алга таба шундый эчтәлектәге мобиль кушымта булдыру да күздә тотыла.

татар-информ

Фото: Рамиль Гали

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
607
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Буа районы үз мәдәниятен тәкъдим итә
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
16 август 2023 - 10:14
959
0
1
Яхин туган көн!
11 август 2023 - 11:02
1408
0
3
Нурзадә кияүгә чыга!
5 август 2023 - 09:24
1175
0
2
Истәлекле очрашу
4 август 2023 - 09:16
912
0
0
Спасс ярминкәсе
29 июль 2023 - 15:27
1331
0
1
Нишләтергә?
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы