Логотип
Хәбәрләр

Дүрт БДИны йөзәр баллга

Россия Мәгариф һәм фән күзәтчелеге федераль хезмәте биредә “шаккатырлык” әйбер күрми. (Казан, 3 июль, “Татар-информ”). Мәскәүдә чыгарылыш сыйныф укучысы дүрт Бердәм дәүләт имтиханыннан 400 балл җыйга...

Россия Мәгариф һәм фән күзәтчелеге федераль хезмәте биредә “шаккатырлык” әйбер күрми.

(Казан, 3 июль, “Татар-информ”). Мәскәүдә чыгарылыш сыйныф укучысы дүрт Бердәм дәүләт имтиханыннан 400 балл җыйган. Бу хакта Россия Мәгариф һәм фән күзәтчелеге федераль хезмәте башлыгы Сергей Кравцовка сылтама белән, ТАСС хәбәр итә.

Укучы рус теле, профильле математика, биология һәм химияне йөзәр баллга тапшырган.

Кравцов биредә “шаккатырлык” әйбер күрми. “Имтиханны тотрыклы һәм объектив уздыру өчен безгә биш ел кирәк булды. Балалар моны аңлый һәм күп укыйлар, тырышалар”, - дигән ул.

  • Бердәм дәүләт имтиханының төп этабы 28 майдан 2 июльгә кадәр узды. Имтиханнарны 730 меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырды.
  • Фото: pixabay.com

  •  

  •  татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк