Данир Сабиров хатынын швабра булудан туктаткан

Юморист Данир Сабировның хатыны, продюсеры Миләүшә Сабирова чәчләренә татарча итеп әйтсәк, африка толымнары ясаткан иде. Аның бу гамәлен хупламаучылар күп булды. Һәм менә нихаять алар бу, Данир үзе әйтмешли, швабраны салып атырга булганнар. Бу хакта ул инстаграмында хәбәр итте, «Өмәгә килегез» дип язып куйган ул. Алар өмә оештырып хатынының чәчләрен сүтәләр.
«Җәмәгать, бездә өмә. Нихаять Миләүшәнең башындагы швабрасын салырга булдылар. Монда Фәридә апа килде кунакка, биюче кызыбыз Зөһрә, дустым-машина йөртүче Илнар, кайнанасы, үз әнисе. Әни, син шатмы? Әнисе шат, видеога гына төшәргә яратмый, ул оныкларын ашата. Тынычланырсыз инде, ату кемнәрдер салып атсын әле ул әйберен дигәннәр иде. Кеше рәтенә кертәбез Аллаһ бирса. Битеңне күрсәт әле, Миләүшә. Күз тия ярамый...» дип сөйли Данир инстаграмдагы видеосында.
Автор: Г.Шәрәпова
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
17 май 2022 - 15:50
-
17 май 2022 - 12:52
-
17 май 2022 - 10:42
-
16 май 2022 - 12:06
-
16 май 2022 - 10:53
-
16 май 2022 - 10:21
-
14 май 2022 - 10:27
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте