Дилә Нигъмәтуллина белән Марат Мухин янә бергә?!

Бу парның кушылуын күпләр көтәләр, ахрысы. Кичәге фотосурәттән соң бу хәбәрне күпләрнең ишетәсе килә.

Сүз җырчы Дилә Нигъмәтуллина инстаграмындагы фото хакында бара. Биредә элеккеге пар аркаларын терәп төшкән. Фото астында парның бергә булуын теләүчеләрнең комментарийлары пәйда булды. «Бергә генә булсагыз ярар иде, ярабби. Балагыз ятим булмас иде. Мин сезнең өчен бик борчылам. Гел сорыйм Аллаха тәгаләдән», «Шундый матур пар бит сез», «Мин дә сезнең бергә булуыгызны телим! Кызыгыз да бик матур!», «Бер-берегезгә бик килешеп торасыз» дигән сүзләр укып була.

Ләкин Дилә моңа аптырап тормый. Бу хакта үз фикерен белдерде: «Рәхмәт, әлбәттә, борчылганыгыз өчен, әмма сезнең Аллахы тәгаләдән аны сорарга хакыгыз юктыр дип беләм», диде ул.

Безгә калса, алар нәрсә эшләргә кирәклеген үзләре хәл итәрләр. Без бары тик икесенә дә иҗади уңышлар теләп калабыз!

Автор: Г. Вәлиева

Фото: Инстаграм @dilyanig

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
286
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
«Коткарыплар кала алмадылармы? Эх...»
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • «Наше время – Безнең заман»
  • «Наше время – Безнең заман»
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы