Динә Закированы котлыйбыз!

Бүген талантлы, тырыш Динә Закированың туган көне. Динә Закированы скрипкасыз күз алдына китерү мөмкин түгел, аның скрипкада уйнавы җанга рәхәтлек бирә.

«Сәхнә» журналы редакциясе аны чын күңелдән туган көне белән котлый, алга таба да безне иҗат җимешләре белән сөендереп торуын телибез!

Бу очрактан җырчы, юморист Алмаз Мирзаянов та үзенең матур теләкләрен язган, сез дә укып карагыз әле.

«Гаҗәеп талантлылык белән бергә гадилекне дә җитәкләп бара алган шәхесләргә сокланам мин! Уңган, тырыш, милли рухлы, шул ук вакытта заманча ритмны да тота белгән, дустым, киңәшчем Динә Закированың бүген Туган көне! Безнең концертларга нәкъ менә аны күрергә дип килүчеләр аз түгел! Мин үзем дә анда кайвакыт шуның өчен барам. Чөнки, аның уйнавы җанны дәвалый, аның белән эшләве рәхәт! Һичбер арттыруларсыз! Туган көнең белән, Динә! Елмаеп-көлеп яшә! Зәлиянең уңышларын, шатлыкларын гына күреп, Ильнур белән әле бииик күп еллар матур гомер кичерергә насыйп булсын сезгә! Гаиләгез ишәеп торсын, кайгы-хәсрәтләр килмәсен! Эшләрегездә яңадан-яңа үрләр яулап, гомерегезнең көзенә кадәр милләтебезгә кирәкле шәхесләр булып яшәргә насыйп булсын! Мин сезгә бик рәхмәтле!», дип яза Алмаз.

Автор: Г.Шәрәпова

Фото: dinazakirova_dz

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Гаҗәеп талантлылык белән бергә гадилекне дә җитәкләп бара алган шәхесләргә сокланам мин! Уңган, тырыш, милли рухлы, шул ук вакытта заманча ритмны да тота белгән, дустым, киңәшчем Динә Закированың бүген Туган көне! @dinazakirova_dz ??? Безнең концертларга нәкъ менә аны күрергә дип килүчеләр аз түгел! Мин үзем дә анда кайвакыт шуның өчен барам ? Чөнки, аның уйнавы җанны дәвалый, аның белән эшләве рәхәт! Һичбер арттыруларсыз! ? Туган көнең белән, Динә! ????? Елмаеп-көлеп яшә! Зәлиянең уңышларын, шатлыкларын гына күреп, Ильнур белән әле бииик күп еллар матур гомер кичерергә насыйп булсын сезгә! ? Гаиләгез ишәеп торсын, кайгы-хәсрәтләр килмәсен! Эшләрегездә яңадан-яңа үрләр яулап, гомерегезнең көзенә кадәр милләтебезгә кирәкле шәхесләр булып яшәргә насыйп булсын! ? Мин сезгә бик рәхмәтле! ???

Публикация от Алмаз Мирзаянов (@almazinde)

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
315
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Ринат Рахматуллин үлгән дигән хәбәр таралган
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Казнага Кагылма
  • Казнага Кагылма
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы