Диварда - Юрий Шатунов
Әгерҗедә яшәүче үзешчән рәссам Радик Ибрашев, бетон диварда Юрий Шатуновның портретын ясап, июнь ахырында вафат булган җырчының истәлеген мәңгеләштергән. Граффити «Локомотив» стадионы янында барлыкка килгән.
Автор «Татар-информ» агентлыгына белдергәнчә, рәссамга Шатуновның портретын ясау үтенече белән җырчының фанаты мөрәҗәгать иткән, ул социаль челтәрләрдә кирәкле материалларга акча җыюны оештырган. «Кешеләр акциядә бик теләп катнашты, кемдер – 100, кемдер 200 сум күчерде. Миңа ул артыгы белән җитте һәм ике көндә җырчының портретын иҗат иттем», - дип өстәде Ибрашев.
Портретның биеклеге 2 метр, киңлеге 4 метр тәшкил итә. Бетон диварның берсендә җырчының портреты урнашкан, ә икенчесендә соңгы җырындагы бер куплет урын алган.
Радик Ибрашев граффитины Шатуновның реаль фотосы нигезендә иҗат иткән. Ул аны туксанынчы елларда илебездә яшәүче күпләрнең хәтерендә калган яшь артист түгел, ә урта яшьләрдәге ир-ат итеп сурәтләгән.
Бу хакта тулырак: tatar-inform
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
8 август 2022 - 11:39
-
4 август 2022 - 16:44
-
4 август 2022 - 15:41
-
3 август 2022 - 14:31
-
3 август 2022 - 09:28
-
2 август 2022 - 11:13
-
1 август 2022 - 13:44
-
28 июль 2022 - 10:41
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте