Логотип
Хәбәрләр

Драматург Туфан Миңнуллинны искә алу чарасы

«Төш» спектакле – драматург Туфан Миңнуллинның үзе исән чагында сәхнә күргән иң соңгы әсәре

Тинчурин театрында Туфан Миңнуллинны искә алдылар «Төш» спектакле – драматург Туфан Миңнуллинның үзе исән чагында сәхнә күргән иң соңгы әсәре. 15 июньдә Кәрим Тинчурин театрында әлеге спектакльнең 10 еллыгын билгеләп уздылар. Зал тутырып килгән барлык тамашачылар тарихи, тантаналы вакыйганың шаһите булдылар. Театр музеенда Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Розалия Чабатова тарафыннан Т.Миңнуллинга багышланган күргәзмә оештырылган иде. Фойеда Тинчурин театры актерлары Зөфәр Харисов, Резедә Төхфәтуллина, Зөлфия Вәлиева әдипнең сүзләренә язылган җырларны башкарды. Дирижер Ильяс Камал җитәкчелегендәге Тинчурин театры камера оркестры уйнап, җыелган халыкның күңелен хушландырды. Танылган драматургның Тинчурин театрында 1968 елдан башлап егермегә якын әсәре сәхнәгә куелган. «Ак тәүбә, кара тәүбә» пьесасы хәтта өч тапкыр куела һәм хәзер дә зур уңыш белән бара. Бүген Тинчурин театры репертуарында авторның «Алай түгел, болай ул», «Төш», «Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр» әсәрләре бар. К.Тинчурин театрының директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Наил улы Мөсәгыйтов фикеренчә, Туфан Миңнуллин иҗаты – затлы мирас. «Туфан Миңнуллин әйтеп бетергесез олы талантка ия кеше иде. Театрыбыз сәхнәсендә ничәмә-ничә спектакле куелды, аның иҗаты – затлы мирас. Аның белән күрешеп сөйләшү үзе бер гомер, киңәшләрен, әйткән сүзләрен колакка киртләп барасың, һаман да уйлануларга этәрә. Төпле фикерле әңгәмәдәш иде», – дип чыгыш ясады. Фәнис Мөсәгыйтов мәртәбәле кунакларга – Кама Тамагы районы вәкилләренә зур рәхмәт әйтеп узып, үз төбәкләрендә шундый даһи шәхесне тәрбияләп үстергәннәрен билгеләп китте. «Аның иҗатын танытуда зур эшләр башкаралар, чаралар уздыралар. Без дә үз сәхнәбездә аны олыларга тырышабыз. Араларны өзмичә, күңелле итеп бергә-бергә яшәргә язсын иде», – дип искәртте Фәнис Наил улы Мөсәгыйтов. Кама Тамагы районы хакимияте башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов Тинчурин театрына Туфан Миңнуллин мирасын саклаулары өчен рәхмәтен белдерде. «Әлеге кичәгә чакыруыгыз өчен күп рәхмәт! Якташыбыз Туфан Миңнуллин белән бик горурланабыз, аның алтын иҗатын саклауда һәм киләчәк буыннар өчен танытуда кулдан килгәннең барысын да эшләячәкбез. Әдипнең әсәрләре кешеләргә, Ватанга мәхәббәт белән сугарылган, искиткеч тәрбияви көчкә ия», – дип сөйләде Кама Тамагы районы хакимияте Наил Альберт улы Вазыйхов. «Төш» спектакленнән соң артистларга Кама Тамагы районы хакимиятеннән чәчәкләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк