Логотип
Хәбәрләр

Эх, Кукмара, Кукмара!

Рәхәтләнеп татарча, урысча аралашкан удмурт агаен күрәсегез килсә, бирегә килегез! Милләтләр, халыклар дуслыгы әнә шул бер дә кыенсынмыйча төрле телләрдә аралашкан авыл агаенда чагыла икән, дисең.

Кукмара кызы булсам да, шәһәргә чыгып киткәннән бирле, райондагы үзгәрешләр белән бу кадәр үк якыннан танышканым юк икән. «Кукмара» сүзе яңгыраса күңелне горурлык хисе биләп ала, аның итек-савыт сабалары, киемнәре турында сораша башласалар, сәгатьләр буе тәмләп сөйләргә риза. Беркөнне исә: «Син бит Кукмараныкы, анда яшәгән төрле милләт вәкилләренең бәйрәмнәрен ничекләр үткәреп бетерәләр икән, сөйлә әле», – дип, мине бераз кыен хәлдә калдырдылар. Дөрестән дә, бездә татар, рус, удмурт, мари халкы бик дустанә мөнәсәбәттә гомер итә. Ә менә аларның бәйрәмнәре турында сөйләрлек мәгълүматым юк икән. Андый вакытта Кукмара Башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы Нуриев Рамил Барый улына бер шалтырату җитә – каләмемне кыстырып, туган якларыма киттем, ниятем – районның мәдәни тормышын күзаллау.

Сәяхәтем үзәк китапханәдән башланды. Күптән түгел балалар китапханәсенә Сергей Михалков исеме бирелде. Россия мәдәниятне үстерү фондының «Сегодня дети – завтра народ» проекты кысаларында узган бу чарада Михалковның оныгы Егор Кончаловский үзе катнашты. Шулай итеп, бу Россиядә Михалков исеме бирелгән егерменче балалар китапханәсе булган. Илкүләмендә авыл хуҗалыгы казанышлары белән дан тоткан Кукмара төбәген хәзер атаклы балалар шагыйре Михалков исеме белән дә бәйләп сөйләячәкләр, димәк. Бу исә китап укуны тагын да матур, заманадан калышмый торган шөгыль итә. Вакытны менә шундый иркен залда, йомшак мендәрләр кочагында китап белән, яисә инде дусларың, сыйныфташларың белән әдәби кичәләргә йөреп үткәреп була. Китапханәчеләр атна саен балалар, олылар өчен төрле чаралар әзерли, кулыңа китап алмый кайтып китү мөмкин түгел. Китапханә җитәкчесе Касыймова Резидә Хәкимулловна бер дә кул кушырып утырмауларын, ә мөмкин булган барлык китап фестивальләрендә, бәйгеләрдә катнашып, грантлар отуларын билгеләп үтә. Узган елда гына 8 грантка гариза тутырган булсалар, шуның 5е нәтиҗәле булган. Әле шуңа өстәп, «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында Әсән-Елга авылы китапханәсе, республикада беренчеләрдән булып, модельле китапханә итеп үзгәртелде. Мондый китапханәләр Татарстанда бармак белән генә санарлык. 

Рамил әфәнде белән Мәдәният йортына юл алдык. Ул миңа районда 68 клуб эшләвен, андагы берләшмәләргә 8 меңгә якын кеше йөрүен, 14 халык ансамбле, 22 фольклор, 24 вокал, 41 хореография ансамбле эшләве турында мәгълүмат бирә. Чараларга узган елда гына 500 меңгә якын тамашачы килүенә гаҗәпләнәсе юк. Төрле милләт вәкилләре яшәгәч, һәрберсенең үз бәйрәме, тамашачысы да уртак. Монда Сабан туе гына түгел шул, Удмурт мәдәнияте көннәре, «Гырон Быдтон», «Питрау», «Раштуа», «Каз өмәсе», «Май чабу», «Нәүрүз», «Семык», «Зәрә», «Троица», «Пеледыш пайрем», «Мари Уярня», «Кичке уен» дигәннәре дә бар. Удмурт, мари халкы үз гореф-гадәтләрен, йолаларын шулкадәр күңел биреп, җиренә җиткереп башкара – караган саен карыйсы килә. «Инвожо», «Купанча», «Сактон» ансамбльләре хәтта удмурт халык фольклор ансамбле дәрәҗәсенә күтәрелгәннәр! Аннары район Башлыгы Сергей Димитриевның шәхси үрнәге көчле. Ул бер генә халык бәйрәменә килмичә калмый. Барысын үз күзләре белән күреп, бәя биреп китә. Район җитәкчесе фатихасын алган чараның кеше «телендә» булуын аңлавы авыр түгел.

Район мәдәният йортына ремонтны да Башлык үзе карап торып эшләтә. Кайчандыр үзем дә бу сәхнәләрдә чыгыш ясап йөргәч, аеруча якын урын тоелды. Ул фойе, тамашачылар залы искитәрлек уңайлы һәм якты. Алай да, тамашачылар залда салкын дип зарлангач, Сергей Димитриевич яңадан эшләргә кушкан. Иң мөһиме – халыкка уңайлы булсын. Гомумән, бу сүзне мин берничә тапкыр ишеттем. Җитәкче эшне куша гына түгел, сыйфатлы нәтиҗә дә таләп итә. Шуңадырмы, районда һәр төзелеш катгый контрольдә башкарыла. Кире сүтәсең килмәсә, җиренә җиткереп башкар! Авыллардагы мәдәният йортларын төзекләндерү дә федераль программа буенча акча бүленде дип кенә түгел, нәтиҗәсе булсын, халыкка ошасын дип эшләнә. Әле көненә 6-7 сеанс күрсәтүче кинотеатры бар, мин килгәндә генә дә бер гаилә попкорн, суларын алып кино башлануын көтеп утыра иде. Нәкъ зур шәһәрдәгечә! Бәйрәм, ял көннәрендә кинотеатр халыктан тынып тормый, атнасына 6 көн хезмәт күрсәтә. Бүген Кукмарада күпчелек мәдәният йортлары яңарыш кичергән, тамашачыны якты залларда каршы алалар, авылларда эшләп килүче сәнгать әһелләре – район мәдәнияте горурлыгы! Элекке салкын клубларда да иҗат дәртен югалтмаган сәнгатькярләргә кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышалар. Быел тагын ике клубны яңарыш көтә – Ядегәр һәм Байлангар клубларын төзекләндерүгә федераль программа буенча зур акчалар бүленгән. Ә киләчәктә үз сәгатен көтүче тагын егермеләп мәдәният учагы бар икән әле.

Сәнгать мәктәбе белән янәшә урнашкан балалар музыка мәктәбенә килеп керү белән тагын сүзсез калдым. Биредә шөгыльләнүче балалар күплеге! Баян, фортепиано, гитара, скрипка, хор классларында эш кайный, авыллардан килеп укучылар да бар икән. Укучылар республика бәйгеләрендә призлы урыннар ала. Мәктәпне тәмамлаган ике укучы бүген Мәскәүдә эшли. Ә республика сәхнәләрен гөрләткән баянчылар Айнур Моратов һәм Ильяс Шәриповның Кукмара шәкертләре икәне үземә дә яңалык булды. Кечкенә вакытымда бәйгеләрдә катнашканда ярдәм иткән укытучыларны да күреп алдым әле. Кукмараның атаклы баянчысы Дамир абый Рафиков үзе дә танып, хәлләремне белешкәч, тагын да рәхәт булып китте! Музыка мәктәбе күптән түгел 55 еллык юбилеен билгеләп үткән. Мәдәният йорты сәхнәсендә зур концерт оештырганнар. Ә мәктәпнең үзенә элеккеге директор, музыкант Рәхмәтуллин Хәлил Әсхәт улы исеме бирелгән. Хәзер аның эшен кызы Эльвира Фәсхетдинова дәвам итә.

Монда кадәр килгәч, төбәк тарихын өйрәнү музеена керми калмагыз. Билгеле булганча, дөньякүләм танылган язучы Чыңгыз Айтматовның нәсел җепләре Кукмарага барып тоташа. Әнисе Нәгыймә Габделвәлиева-Айтматованың әтисе Хәмзә Кукмара төбәгенең Мәчкәрә авылында туып-үскән кеше. Бүгенге көндә төбәктә Чыңгыз Айтматовның әнисе ягыннан зур нәселнең истәлек-ядкәрләре кадерләп саклана. Музейда урын алган «Ишмән шәҗәрәсе»н килеп күрегез. Заманында Ишмән иле дип аталган Мәчкәрә авылында Чыңгыз Айтматовның бабасының нигезе сакланган, шулай ук бу нәселдән булган Үтәмешевләр 1791,1872 елларда салып калдырган таш мәчетләр исән, Үтәмешевләрнең 1800 елда салдырган йорт-утарларында бүген балаларның ярдәмче интернат-мәктәбе эшли.

Район җитәкчесен борчыган мәсьәләләр дә җитәрлек. Районда халык саны кими, яшьләр читкә китә. Әле бу киез итек, металл савыт-саба, үз тегү фабрикасы, сәнәгать паркы һ.б. эшләп торган килеш. Хәзер районда яшьләргә аренда торагы, ипотека йортлары салына. Тәҗрибә буларак, читтән биюче гаиләне чакыртканнар. Ирле-хатынлы яшьләр мәдәният йортында бию түгәрәкләре алып бара, район җитәкчелеге кулдан килгәнчә ярдәм итә, шундый ярдәмнең берсе – тиздән алар шәхси тораклы булачак. Шул рәвешле җирлеккә кайту өчен стимул булмасмы дип тырышалар, районга эшче куллар да җитми.

Рамил Бариевич сүзләренчә, һәр чараны үткәрүгә югары таләп куела. «Булсын да, бетсен» дип түгел, тирә-юньдәгеләр тел шартлатырлык итеп эшли беләләр. Кукмараның өстенлекле, кеше шаккаттырлык ягы бар шул – халкы! Сергей Димитриевич үзе дә «күпмилләтле Кукмарабыз» дип сөйләргә ярата. Татарча бәйрәмнәрне мари, удмурт, рус милләте вәкилләре җыр-биюләре бизи, аларныкын татар моңы тулыландыра. Рәхәтләнеп татарча, урысча аралашкан удмурт агаен күрәсегез килсә, бирегә килегез! Милләтләр, халыклар дуслыгы әнә шул бер дә кыенсынмыйча төрле телләрдә аралашкан авыл агаенда чагыла икән, дисең. Әле мин килер алдыннан гына Чура авылында Качману бәйрәме узды. Анда килгән Белоруссия вәкилләре биредәге төрле милләт вәкилләренең җыр-моңнарына гашыйк булып, үзләренә кунакка да чакырган. Әнә шулай, кунаклар каршылау да рәхәт Кукмарада, һәрберсе үзенә яңалык ачып, биредә дустанә мөнәсәбәттә яшәүче халыкларга сокланып китә.

Кукмара җирлегендә барган үзгәрешләрне күрми мөмкин түгел. Бу елга алар яңа планнар белән атлады. Бердәм команданы бердәм уй-фикер, максатлар – районны таныту теләге, анда яшәүне уңайлы итү омтылышы берләштерә. Уңышлар юлдаш булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк