«Элвин Греевич меняет профессию»

22 декабрь «Пирамида» концертлар залында елның иң көтелгән вакыйгасы – XIX Халыкара «Татар Җыры» эстрада фестивале узды.

Әлеге уңайдан Татар радиосының шәхси аккаунтында кызыклы гына пост укырга мөмкин. «Айдар Галимов белән дуэт барлык тамашачы өчен сенсация булды!» дип яза татар радиосы. «Элвин Греевич меняет профессию» дигән кино кайчан да булса төшерсәләр, анда Радикның мондый сүзләре булырга тиеш: «Казань брал, Уфу брал, Россию, Румынию и Казахстан брал... Обычную одежду – нет, не брал...» ? «Елның иң популяр җырчысы» – Elvin Grey – бүген тагын бер бомба шартлатты! – дип өстәгән. Әлеге пост җанатарлар арасында каршылыклы фикерләр тудырган. Кемнәрдер Радикны талант дип язса, кайберәүләр төрлечә төрттергәннәр. «Айдар абый, кесәңне ябык тот, берәр җырыңны урлап качмасын» диючеләр дә, «Авылдашлар бит. Айдар бит белән пычракка егылырга юл куймый» дип яклаучылары да бар. «Бу кием белән Халык алдына чыгарга оялырга кирәк! Кай җире татар моның! Оят!» дип каты гына бәрелүчеләрне дә укырга мөмкин.

«Татнефть-Арена» стадионында 9 мең тамашачы җыйган татар-башкорт җырчысы Радик Юльякшинның стилистларына  бу турыда уйланырга җирлек бардыр, мөгаен. Халык әйткәнчә, «Киемеңә карап каршы алалар, акылыңа карап озаталар» да бит әле.

Г.Гыймадиева

Посмотреть эту публикацию в Instagram

"Элвин Греевич меняет профессию" дигән кино кайчан да булса төшерсәләр, анда Радикның мондый сүзләре булырга тиеш: "Казань брал, Уфу брал, Россию, Румынию и Казахстан брал... Обычную одежду - нет, не брал..." ? "Елның иң популяр җырчысы" - Elvin Grey - бүген тагын бер бомба шартлатты! Айдар Галимов белән дуэт барлык тамашачы өчен сенсация булды! #татарҗыры #татарҗыры2018 #татаррадиосы #tatarradiosi #казань #татарстан

Публикация от Татар Радиосы (@tatarradiosi)

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
364
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Илсөя Бәдретдинова: «Килде-китте язуларга игътибар итми идем, күңелемә тидегез!»
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Останови огонь
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы