Логотип
Хәбәрләр

Элвин Грейның хатыны бәби көтәме?

Элвин Грей белән хатыны Инзилә 90 еллар стилендәге киемнәрдән фотога төшкәннәр. Элвин Инзиләне биленнән кочаклаган. Инстачылар Инзиләне авырлы дип фаразлый.

Элвин Грей белән хатыны Инзилә 90 еллар стилендәге киемнәрдән фотога төшкәннәр. Элвин Инзиләне биленнән кочаклаган. Инстачылар Инзиләне авырлы дип фаразлый.

«Миңа калса, сез бәби көтәсез», «Кемдер авырлы ахры монда», «Бер кеше бик тиздән әти булачак» — дип язган алар.

«Син бу матур кыз Инзиләнең эченә кулыңны куйгансың. Бәбиегез кайчан туачак? Мин инде әллә кайчан түземсезлек белән көтәм. Миңа калса, сезнең улыгыз булачак», — дип тә комментарий калдырганнар.

«Элвин мине кочаклап фотога төшкән икән, бу әле бернәрсәне дә аңлатмый», — дип җавап юллаган аларга Изи-Инзилә.

Тулырак: intertat

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк