Фәридә-Алсу: «Дуэтларның барысы да диярлек таркала»

Сезнең үзара талашканыгыз бармы?

- Юк! Безнең холыкларыбыз охшаш: икебез дә тыныч, конфликтлар яратмыйбыз. Тормышта бер-береңә юл куя белү кирәк. Гаилә тормышында да компромиссыз булмый бит, безнең очракта да шул ук хәл. «Фәридә-Алсу» дуэты турында сүз барганда, талашу дигән күренешне искә алырга ярамый.

Нишләп дуэтлар таркала?

- Дуэтларның барысы да диярлек таркалып бара. Башка дуэтларда бер-береңә юл куя белү юк. Әлбәттә, талашып, нәрсәдер бүлеп эшләсәң, төркем таркалачак. Әйткәнемчә, без талашырга яратмыйбыз. Кем беләндер бәхәсләшү, конфликтка керү - иң җайлысы. Ә син дәшми калып кара, мөнәсәбәтләрне яхшы итеп төзе! Дуэтлар эшчәнлегендә дә шулай ук. Без үзебезнең 25 ел дус булуыбызга шаккатабыз. Әйтерсең лә безнең танышуыбыз, бергә эшләвебез күктән иңдерелгән.

Бу хакта тулырак: Интертат

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
317
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Гөлназ Асаеваның хәле начарайган
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Казнага Кагылма
  • Казнага Кагылма
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы