Футбол чемпионатының мәдәни программасы: Татар опера һәм балет театры

(Казан, 5 июнь, “Татар-информ”). Футбол буенча Дөнья чемпионаты узган чорда Казанда М.Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында “Шаляпин. Нуриев. Казан” Халыкара фестивале үтәчәк.

11 июньдә фестивальне “Спартак” балеты (А.Хачатурян) ача.

15 июньдә тамашачылар Петр Чайковскийның “Пиковая дама” операсын тыңлый ала.

18 июньдә Джакомо Пуччининың “Турандот” операсы күрсәтеләчәк.

21 июньдә Джузеппе Вердиның “Трубадур” операсы булачак.

24 һәм 25 июньдә Людвиг Минкусның “Баядерка” балеты тәкъдим ителәчәк.

28 июньдә Петр Чайковскийның “Аккош күле” балеты уйналачак.

1 һәм 2 июльдә Резеда Ахиярованың “Алтын Урда” балетын карап булачак.

5 июльдә Джузеппе Вердиның “Набукко” операсы куелачак.

Спектакльләр 18.00 сәгатьтә башлана.

татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
236
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Гөлназ Асаеваның хәле начарайган
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Казнага Кагылма
  • Казнага Кагылма
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы