Фәйзулла Туишев белән Сәйдәштән бер кызык
БЕР КЫЗЫК-МЫЗЫК:
Фәйзулла Туишев Сәйдәштән сораган:
– Бөтен кеше машинада гына йөри, әйт әле, Салих, миндәй олы музыкантка машина тиешме, юкмы?
– Тиеш, бик тә тиеш, Фәйзулла абзый! – ди Сәйдәш.
– Обкомга машина сорап барсам, бирерләрме, Салих?
– Бирерләр, Фәйзулла абзый, бик бирерләр!
– Бензинны да государство түләрме икән, Салих?
– Түләр, түләр, Фәйзулла абзый, государство түләр!
– Водительский кешесенә дә государство оплачивать итәме икән, Салих?
– Бензинны да, водительскиен дә хөкүмәт түләр, Фәйзулла абзый!
– Ниндиерәк машина бирерләр икән, Салих?
– Синдәй кешегә утыра торганы булмас инде аның, Фәйзулла абзый! – дигән Сәйдәш.
– Ә ниндиен бирерләр икән соң?
– Ятып бара торганын, Фәйзулла абзый!
– Анысы нинди марка була соң аның?
– Катафалк дигән марка була ул, Фәйзулла абзый! – дигән Сәйдәш.
Марсель С ә л и м җа н сөйләгәннәрдән, 1983, 8 июль
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
26 май 2022 - 15:42
-
26 май 2022 - 11:20
-
25 май 2022 - 16:06
-
24 май 2022 - 16:25
-
24 май 2022 - 13:36
-
24 май 2022 - 13:06
-
24 май 2022 - 13:04
-
24 май 2022 - 09:23
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте