«Идел йорт» бәйгесе җиңүчеләре билгеле

Халык театрлары коллективларының «Идел йорт» бәйгесенең жюри әгъзалары быел гран-прины ике театр коллективына бирергә карар иткән. Кичә Камал театры сәхнәсендә аларның берсе — Питрәч халык театры коллективы чыгыш ясады.
«Балкыш» халык театры фестивальдә Мансур Гыйләҗевның «Казан егетләре» музыкаль спектакле белән катнашкан. Режиссеры — Фәнил Мисалов.
Шамил Зиннур улы Закиров исемендәге театр коллективларының ХХI төбәкара «Идел йорт» бәйгесенең нәтиҗәләрен традиция буенча Камал театры сәхнәсеннән игълан иттеләр.
Икенче гран-прины Флорид Бүләков пьесасы буенча сәхнәләштерелгән «Сөясеңме-сөймисеңме?» спектакле өчен Башкортстан Республикасы Кушнаренко районының «Мизгелләр» татар халык театры алды. Режиссеры — Энҗе Гыймалетдинова. Тулырак Татар информ нан укый аласыз.
Фото: Татар информ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
1 июль 2022 - 16:10
-
1 июль 2022 - 13:03
-
30 июнь 2022 - 11:47
-
29 июнь 2022 - 13:49
-
28 июнь 2022 - 10:02
-
27 июнь 2022 - 10:32
-
25 июнь 2022 - 10:37
-
24 июнь 2022 - 13:47
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте