Логотип
Хәбәрләр

Җиңделәр!

Җиңделәр!

Казан мәктәп театр коллективларының «Сәйяр» шәһәр фестивале булып узды. 
▫️Фестивальнең максаты: Казан укучылары арасында сәләтле балаларны барлау, аларда татар телен үстерүгә кызыксыну уяту, балаларның иҗади мөмкинлекләрен тормышка ашыру. 
Җиңүчеләр: 
3️⃣урын: 
▫️71нче мәктәп – «Тамаша» балалар театры (Яңа Савин р-ны);
▫️149нчы лицей – «Чулпан» театр студиясе (Совет р-ны);
▫️16нчы татар-инглиз гимназия –  «Нур» театр студиясе (Идел буе р-ны). 
Һәрберсенә 150 000 сумлык сертификат тапшырдылар. 
2️⃣урын – 155нче гимназия – «Алкыш» театр студиясе (Яңа Савин р-ны). 
300 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде. 
1️⃣урын – 4нче гимназия – «Казан рухы» театр коллективы (Киров р-ны). 
Бүләккә – 400 мең сум! 

🏆Гран-при һәм 1 000 000 сумлык сертификат «Бәхетле балачак» театр студиясенә тапшырылды (Совет р-ны, 171нче мәктәп).

«Проблемалы тема алырга курыкмагансыз. Тормышта була торган мәсьәләләрне күтәреп чыккан өчен сезгә зур рәхмәт!», – дип тәбрикләде җиңүче студияне Гүзәл Сәгыйтова. +6

Милли.кзн телеграм каналы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк