Логотип
Хәбәрләр

«Игелекле дулкын» фестивале Казанда мөмкинлекләре чикләнгән балаларны берләштерде

Кичә Казанда «Пирамида» концертлар залында «Игелекле дулкын» Бөтенроссия балалар иҗаты мәдәни-хәйрия фестиваленең гала-концертында мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм Россия эстрадасы йолдызлары – Фил...

Кичә Казанда «Пирамида» концертлар залында «Игелекле дулкын» Бөтенроссия балалар иҗаты мәдәни-хәйрия фестиваленең гала-концертында мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм Россия эстрадасы йолдызлары – Филипп Киркоров, Валерия, Сергей Лазарев, Игорь Крутой, Юлианна Караулова һәм Динә Гарипова бер сәхнәдә чыгыш ясады.

«Игелекле дулкын» Бөтенроссия балалар иҗаты мәдәни-хәйрия фестивале – Казан Башкарма комитеты белән җырчы, композитор, Россиянең халык артисты Игорь Крутой һәм Популяр музыка академиясенең уртак проекты. Фестиваль – сәламәт һәм мөмкинлекләре чикле балаларның уртак иҗат мәйданчыгы булып тора.

«Игелекле дулкын» фестивале быел икенче тапкыр гына узуга карамастан, без барыбыз да аның брендка әйләнүен күзәтәбез. Игорь Яковлевич Крутой кагылган барлык әйбер дә иң югары дәрәҗәгә лаек була. Шушы шәп проектны оештыручы маэстрога зур рәхмәт», – диде журналистларга фестивальнең илчесе, Россия эстрадасы йолдызы, җырчы Юлианна Караулова.

Севастополь шәһәреннән сүз остасы Михаил Непип шагыйрь Сергей Есенинның «Әнигә хат» шигырен башкарды һәм зал аны аягүрә басып алкышлады. Балачактан ук ДЦПдан интеккән 15 яшьлек яшүсмер әнисенә таянып чыгыш ясады. «Шигырьне шулай итеп тә укып була икән бит, мондый башкаруны күптән ишеткәнем юк иде», – диде композитор Игорь Крутой.

Новосибирск өлкәсенең Каргат шәһәре егете – 12 яшьлек Вячеслав Проскурин тумыштан сукыр булуына карамастан Игорь Крутойның Популяр музыка академиясендә шөгыльләнә. «Без әти белән караокеда рәхәтләнеп җырлый торган идек. Сәләтемне һәм теләгемне күреп алып, миңа балалар синтезаторы бүләк иттеләр һәм мин музыка яза башладым. Бүгенге көндә мин музыка сәнгате белән профессиональ рәвештә шөгыльләнәм, чөнки җырларга һәм уен коралында уйнарга нык яратам», – диде Вячеслав Проскурин.

Быел фестиваль грант акчалары ярдәмендә үзенең географиясен киңәйтте: сайлау этаплары Россиянең 9 шәһәрендә узды. Шушы акчалар региональ этапларны үткәрергә һәм балаларга акчалата бүләкләр тапшырырга мөмкинлек бирде.

Фото: Михаил Захаров

Чыганак: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк