Логотип
Хәбәрләр

Илһам Шакировка һәм Әлфия Авзаловага һәйкәл куярга кирәк

Приз фонды 600 мең сум тәшкил итә.

Илһам Шакиров исемендәге республика премиясенә гаризалар кабул итү дәвам итә

2022 елның 1 августында Илһам Шакиров исемендәге республика премиясенә гаризалар кабул итү башланды һәм дәвам итә.

Приз фонды 600 мең сум тәшкил итә. 200 мең сумлык өч премия ике вокалистка (ир-ат һәм хатын-кызга) һәм «Халык җырларын башкаручы» номинациясендә җиңүчегә тапшырылачак.

Гаризалар 2022 елның 1 августыннан 15 ноябренә кадәр кабул ителә.

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов  Казан Кирмәне янында Илһам Шакировка һәм Әлфия Авзаловага һәйкәл куярга кирәк, дип белдерде. 

«Кремль астында Әсгать абыйга һәйкәл бар. Нәкъ шунда Илһам абый белән Әлфия апаның икесенә һәйкәл куяр идем. Кешеләр чәчәк салырга йөрер иде. Берничә ел элек үк бар иде бу фикер, аннан соң ул фикеремнән нигәдер суындым. Тагын бер тапкыр шул мәсьәләне күтәреп чыгасы иде.Шәп урын булыр иде», – дип сөйләде ул. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк