Илсөя Бәдретдинованың концертында кассаны урлый язганнар

Күп кенә кеше артист эшен олы хезмәткә санамый. «Шул да булдымы һөнәр?», дип фикер йөртүчеләр шактый күп. Артистларның һөнәре хакында нәрсә генә дип әйтсәләр дә, алар акчаларын тир түгеп эшлиләр.

Илсөя Бәдретдинованың тамашачы арасында намуссыз һәм әхлаксыз кеше табылган. Бер ир-ат кассадагы акчаны үз итмәкче булган. Бу хакта җырчы инстаграм тасмасында язган: «Концерт барышында ниндидер таныш түгел җегет кассаны алмакчы булган. Мине Гүзәл Аликовна җибәрде,акчаларны тапшырыгыз дигән. Кассир шикләнеп Гүзәлгә шалтыраткан арада теге җегет качкан. Белүемчә бу хәл берничә шәһәрдә булган инде. Игътибарлы булыгыз!!!», – дип кисәтә ул тамашачасын.

Төрле кеше була шул. Артистның эше күңелле генә түгел, катлаулы һәм куркыныч та. Мондый очраклар бүтән булмас, дип ышанабыз.

Автор: Г. Вәлиева

Фото/видео: Инстаграм @ilsiiabadretdinova

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Игътибар!!! Хөрмәтле коллегалар,кассирлар,бүген Толбазыда булдык без. Бар да шәп булды. Тамашачылар ут кебек. Рәхмәт яусын!!! Концерт барышында ниндидер таныш түгел җегет кассаны алмакчы булган. Мине Гүзәл Аликовна җибәрде,акчаларны тапшырыгыз дигән. Кассир шикләнеп Гүзәлгә шалтыраткан арада теге җегет качкан. Белүемчә бу хәл берничә шәһәрдә булган инде. Игътибарлы булыгыз!!! Кемнәр бар иде бүген концертта? Исән сау кайтып җиттегезме?

Публикация от Ильсия Бадретдинова (@ilsiiabadretdinova)

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
590
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Фирдүс Тямаев: «Туганым, гафу ит мине»
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы