Логотип
Хәбәрләр

Иркә: «Әнием көчле рухлы кеше, Аллага шөкер!»

Әти-әнисен хөрмәт итеп яши белгән бала бәхетле була, диләр. Иркә әнисенең күңелен күреп яши торган кеше, дип әйтсәк ялгышмасбыз. Җырчының әнисенә карата мәхәббәтен язылган сүзләреннән тоеп була. «Бер...

Әти-әнисен хөрмәт итеп яши белгән бала бәхетле була, диләр. Иркә әнисенең күңелен күреп яши торган кеше, дип әйтсәк ялгышмасбыз.

Җырчының әнисенә карата мәхәббәтен язылган сүзләреннән тоеп була. «Бер көн әниемне зур сәүдә үзәгенә алып бардым. Икәү генә рәхәтләнеп йөрдек...» –  дип сүзен башлады ул.  Шул көнне Иркә белән әнисе ресторанга кереп чәй эчкәннәр. «Ашау алдыннан менә шулай итеп чәй эчеп алды, үзе курмәгәндә төшереп алдым, шууундый матур күренеш булды бу минем өчен. Рәәхәтләнеп чашка астына салып, ээф итеп чәй эчте», – дип тәмләп яза ул әнисе хакында.

Әле тарих моның белән бетми. Иркә әнисенә бүген иртән дә соклангын. «Уянып, шыпырт кына бүлмәгә кердем, мине күрми, кызның иң кечкенәсе янына яткан да, үз-үзенә сөйләнеп ята...Ииии ходаем шул бала үсеп, укып, яраткан кешесен табып, эшкә урнашып, кияүгә чыгып, бала табып... шууул баланы карарга, тәрбияләргә көчем, гомерем җитсен иде ди....Менәәә мин эйтәәәм көчле рухлы кеше минем ӘНИЕЕЕМ...Аллага шөкер. Амин» – дигән ул, әнисенә сокланып. 

Әти-әни янәшәңдә булуы үзе бер олы бәхет... Иркәнең әнисенә озын гомер телибез, балалары белән оныкларын сөендереп яшәргә язсын!

Автор: Г. Вәлиева

Фото: Инстаграм @irke_official

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Бер көн әниемне зур сәудә узәгенә алып бардым.Икэу генэ рәхәтләнеп йордек,юнгә генә савыт саба кургәч сөенде,авылда болар кыйбатырак дип 30 пар чынаяк,(юныйсэ жэй коне 20 не алган гына иде Эле)40 шт стакан алды..Шууундый соенде жаным ?... Нигэ икэн ана шунын кадэр савыт саба ?‍♀️Шуннан сумкаларны кутэреп чыгу юлына киттек,ун якта рестораннар тозелеп киткэн,энием эйтэ хай рэхэт яши халык ди,эш конендэ,атна уртасында, иртэнге 11 дэ ресторан тулы кеше ди?Мин эйтэм эйдэ эни менэ монысына кереп чэй эчеп чыгабыз дим,ээээйдээ кызым,авыз кипте кереп тамак ялгыйк ди.Ашау алдыннан менэ шулай итеп чэй эчеп алды,узе курмэгэндэ тошереп алдым,шууундый матур куренеш булды бу минем очен????Рээхэтлэнеп чашка астына салып,ээф итеп чэй эчте?? Буген иртэн уянып,шыпырт кына булмэгэ кердем,мине курми,кызнын ин кечкенэсе янына яткан да(тегесе йоклый иде Эле)Уз-узенэ сойлэнеп ята...Ииии ходаем шул Бала усеп,укып,яраткан кешесен табып,эшкэ урнашып,кияугэ чыгып,бала табып... шууул баланы карарга,тэрбиялэргэ кочем гомерем житсен иде ди....Менээээ мин эйтэээм кочле рухлы кеше минем ЭНИЕЕЕМ...Аллага шокер.Амин? ? Баребер колэсе бик килде,молооодец.

Публикация от Иркә (@irke_official)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк