Логотип
Хәбәрләр

Камал театрында Алмас Хөсәенов концерты узачак

Ир-егетнең җырлы тарихы кайдан башлана? Курай моңы сеңгән киң далаларданмы, чал кыя-тауларданмы? Әллә тамырларыңның җан авазыннанмы?

Гомер чаптары өченче дистә чакрымына җиткәндә, егет кешенең яшәеше халык гаменә, халык язмышына кушылып китсә, гаҗәпме?

Күпсанлы халыкара җыр бәйгеләре лауреаты, сирәк тавыш иясе, яшь, талантлы җырчы Алмас Хөсәеновның «Туеп булмый яратып» музыкаль монологы зәвыклы, затлы тыңлаучы өчен кызыклы булачак.

Җырлы кичтә төрле телләрдә халык көйләре, классик җыр сәнгате үрнәкләре, заманча эстрада җырлары яңгыраячак.

▫️Кайчан: 21 гыйнвар 18.30

✔️Кайда: Камал театрының универсаль залы (Һ.Такташ ур., 74)

Яшь чикләве 6+

 

Фото - ачык интернет чыганаклардан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021