Логотип
Хәбәрләр

Камал театрының яңа бинасы буенча бәхәсләр дәвам итә

"Моңа да японнарның «татарларга харакири!» дигән мәкерле планына кул куйган Бикчәнтәев гаепледер инде?" – ди ул.

Интернет киңлекләрендә Г.Камал театрының яңа бинасына бәйле бәхәсле фикерләр дәвам итә. Күпләр «Бикчәнтәевкә каршы чыга алмыйлар, ул ничек әйтә – шул була» диючеләр дә бар. Җитәкчелекне маңкортлыкта, милләтен сатуда гаепләүчеләр дә җитәрлек. Шул нисбәттән, социаль челтәрдә кыю фикерләрен жәлләмәгән «Барон» – Альберт Шакиров үз версиясен тәкъдим итәчәге һәм бу хакта видео төшерәчәген хәбәр итте. «Үзебезгә үзебез бөеклек төтене җибәрә торгач, ниһаять күзләргә ак тап төште – нәрсә булса да чепи-чапый бәбәкләрне угалыйбыз да, китәбез йодрык болгап... Сукыр ризасызлык чире үзен шулай сиздерә. Еламаган бала түгелбез үзе, имезлек тә каптырып карыйлар, әмма имезлекнең дә бизәклесе, моңлысы кирәк бит безгә. «Ничек соң ул? Аңлатып күрсәт!», дип тә карыйлар, әмма «Мондый түгел!»дән ерак китә алмыйбыз һәм тагын кабарынып-бүртенеп гаеплене эзләргә тотынабыз. Чирнең дәвасы бик гади ул үзе. Башкаларга сорау биргәндә, ул сорауның җавабын үзең белергә кирәк. Искәрмә буларак, халыкара бәйгедә татар халкыннан татарча яңгыраган кайбер сорауларны китерәм. Бу сораулар җавап түгел, күбрәк сораулар гына тудыра. Моңа да японнарның «татарларга харакири!» дигән мәкерле планына кул куйган Бикчәнтәев гаепледер инде?» – ди ул.

Сез дә гаеплене таба алмый җәфаланасызмы?

Фото реальное время, Камал театры матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк