Логотип
Хәбәрләр

Кариев театры «Tamga» лабораториясе белән театраль сезонны тәмамлый

20-25 июньдә Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында IV «Tamga» лабораториясе уза.

20-25 июньдә Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында IV «Tamga» лабораториясе уза.

Театр һәрчак заман ритмнарын тоеп эш итә. Лаборатория – театрның үз алдына куйган сынавы да, яңа темаларга һәм жанрларга, иҗади тандемнарга чыгу ысулы да.

Бу елгы «Tamga»ның темасы – шигърият. Режиссерлар Дәрдемәнд, Муса Җәлил, Зөлфәт, Роберт Әхмәтҗанов, Наис Гамбәр иҗатына мөрәҗәгать итәчәк.

Лаборатория кысаларында пластика, музыка һәм визуаль метафоралар аша актерларның шигъри текст киңлекләрендә яшәешен өйрәнеләчәк. Шуңа күрә башка еллардан аермалы буларак, бу елны лаборатория кысаларында үзенчәлекле иҗади тандемнар барлыкка килгән:

?режиссер Лилия Нурель – рәссам Алинә Алимова,

?режиссер Булат Минкин – композитор Илнар Фәйзетдинов,

?режиссерлар Родион Сабиров һәм Ангелина Мигранова – хореограф Анастасия Ребкало.

Алар биш көн дәвамында театр артистлары белән берлектә балалар һәм яшүсмерләр, яшьләр өчен спектакль эскизлары әзерләячәк.

25 нче июньдә эскизлар киң җәмәгатьчелеккә күрсәтеләчәк. 

Ә инде 27 нче июньдә 18:30 сәгатьтә Г. Кариев исемендәге яшь тамашачы театры «Алтынч[ае]ч» спектакле белән 34 нче сезонын йомгаклый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк