Казанда Аяз Гыйләҗевның тууына 90 ел тулуга багышланган кичә була

Г.Камал театрында узачак искә алу кичәсе кысаларында, Татарстан Милли музее язучының иҗаты, тормыш юлы белән таныштыручы күргәзмә оештырачак.

12 февральдә Казанның Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Татарстанның халык язучысы Аяз Гыйләҗевның тууына 90 ел тулуга багышанган кичә булачак. Кичә кысаларында ТР Милли музее тарафыннан әзерләнгән «Зәй энҗеләре» дигән күргәзмә тәкъдим ителәчәк, дип хәбәр итә музейның матбугат хезмәте.

Күргәзмә тамашачыларны Аяз Гыйләҗевның иҗат биографиясе һәм аның даирәсендәге кешеләр белән таныштырачак. Музей фондлары, ТР Дәүләт архивы, гаилә архивында саклана торган кулъязмалар, китаплар, документлар һәм фоторәсемнәр күрсәтеләчәк. Музей экспонатлары арасында фоторәсемнәр, китап басу машинасы, Аяз Гыйләҗевның култамгасы куелган өч томлыгы бар.

Аяз Гыйләҗев (1928-2002) - 5 роман, 20гә якын повесть, 40тан артык пьеса авторы. Аның драма әсәрләре Татарстан, Россия һәм чит ил театрларында куелган. Г.Камал театры сәхнәсендә барган спектакльләрнең афишалары күргәзмәнең аерылгысыз өлеше булачак.

Татар-Информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
273
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Гөлназ Асаеваның хәле начарайган
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Казнага Кагылма
  • Казнага Кагылма
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы