КФУ ректоры Илшат Гафуров тоткарланган!

Казан федераль университеты гадәти  режимда эшли. Бу хакта университетның матбугат хезмәте хәбәр итә. Алар шулай ук вуз ректоры Илшат Гафуровның тоткарлануы турында рәсми мәгълүмат юк, дип билгеләп үтте. «Рәсми мәгълүмат юк. Берничек тә шәрехли алмыйбыз. Университет гадәти режимда эшли», – дип хәбәр итте университетның матбугат хезмәтендә.

Гафуровны тоткарлау турында бүген хәбәр чыкты. «Реальное время» чыганаклары мәгълүматлары буенча, ректорны кичә тоткарлаганнар. Казанның Тикшерү комитеты биналарының берсендә сорау алу процедурасы узды. Кичә кич Гафуровны Мәскәүгә озаттылар.

Фото: ректор

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
830
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы