Хезмәт хаклары 2012 елдан бирле ике тапкырга арткан

Табибларның һәм тәрбиячеләрнең хезмәт хаклары 2012 елдан бирле ике тапкырга артты

«Татарстанда илебез Президентының 2012 елның май указлары тулысынча үтәлде», – дип әйтте Рөстәм Миңнеханов бүген ТР Дәүләт Советына еллыкЮлламасында.

Татарстан Президенты бу уңайдан, табиблар һәм тәрбиячеләрнең хезмәт хакы ике тапкырга, укытучылар һәм бюджет өлкәсендәге башка категория хезмәткәрләрнең эш хакы бер ярым тапкырга артуын искәртте. 30 меңнән артык күпбалалы гаилә җир кишәрлекләренә ия булуын, электрон хезмәт күрсәтүләрдән файдаланучы гражданнарның саны 20 проценттан 80 процентка җитүен әйтте.

«Май указлары Россия Президентының яңа указы – илебезнең 2024 елга төп стратегик документы нигезендә тормышка ашырыла торган илкүләм проектларда дәвам иттерелә», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Фото: Михаил Захаров

татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
451
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Айсылу Габдинова: Илфак Шиһаповның соңгы көннәре минем белән узды, аның нәрсә кичергәнен бик яхшы беләм
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Останови огонь
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы