Логотип
Хәбәрләр

«Хәрәкәттә – бәрәкәт»

Казан Мэриясе оештырган чираттагы дәрес Казанның нәкъ үзәгендә узачак.

27 нче июль 18.00дә Бауман урамында («Ногай» кунакханәсе янында) татар халык биюе буенча мастер-класс үтәчәк. Чараны Казан Мэриясе оештыра. Әлеге мастер-класс – паркларда һәм скверларда уза торган «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының быел дүртенче дәресе.

 

Татар халык биюе буенча мастер-классны «Казан» бию ансамбленең әйдәп баручы солисты, «Мирас» бию ансамбленең педагог-хореографы, «Танцы на ТНТ» шоуы катнашучысы Рамазан Җамалетдинов, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет артистлары Данил Исхаков һәм Алия Мөхәммәтгалиева, халыкара конкурс-фестивальләр лауреаты, халык биюләре педагог-хореографы Сәидә Миннебаева үткәрәчәк.

Дәрес җанлы музыка астында узачак. Бу эштә музыкантлар – төрле инструментларда уйнаучы Айдар Әбдрәхимов (гитара) һәм халыкара конкурслар лауреаты, «ТМТВ» hәм «Болгар Радиосы» телевизион музыкаль премияләре лауреаты Рәзил Камалов (баян) ярдәмгә киләчәк.

Искәртеп узыйк, «Хәрәкәттә – бәрәкәт» парклардагы җәйге иҗат һәм спорт дәресләренең быел Казанда өч чарасы узды. Кабан күле яр буендагы беренче чарада «Ярмәк вагы» татар биюе нигезләре буенча мастер-класс үтте. Анда 500гә якын казанлы әлеге бию хәрәкәтләрен өйрәнде. Дәрестән соң катнашучылар татар биюе буенча мастер-классларны җәй дәвамында кабаттан оештыруны сорады. Шул сәбәпле, Казан Мэриясе татар биюе буенча мастер-классларны кабаттан уздрырырга булды. Искәртеп узыйк, бу юлы әлеге дәрес Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре Комиссиясе ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

Сезне барыгызны да бергәләшеп татар халык биюе нигезләрен өйрәнергә чакырабыз. «Хәрәкәттә – бәрәкәт» чаралары Казан Мэриясе тарафыннан Парклар һәм скверлар дирекциясе белән берлектә сентябрьгә кадәр уздырыла. Җәй айларын күңелле итеп үткәрик. Күрешкәнгә кадәр!

 

Нәрсә: татар халык биюе буенча мастер-класс

Кайда: Бауман урамы («Ногай» кунакханәсе янында)

Кайчан: 27 нче июль, 18.00

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк