«Хәрәкәттә – бәрәкәт», «Сөйлә»
Дүрт ай дәвамында Казан мәктәпләренең 700гә якын укучысы татар биюе хәрәкәтләренә һәм сөйләм осталыгына өйрәнде.
16нчы май 14.00дә Казанның 180нче номерлы күппрофильле полилингваль гимназиясендә «Хәрәкәттә – бәрәкәт», «Сөйлә» проектларының йомгаклау чарасы узачак.
Проектлар Казан Мэриясе тарафыннан 2022нче елның февраль-май айларында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырылды. Аларда Казанның 40 мәктәбе катнашты, һәрберсендә 15-20шәр укучы шөгыльләнде.
«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты хореография дәресләреннән гыйбарәт: укучылар татар биюе хәрәкәтләренә өйрәнде. Дәресләрне профессиональ биючеләр, укытучы-хореографлар татар телендә уздырды.
«Сөйлә» проекты нәфис сүз осталыгына багышланды. Сөйләм осталыгы буенча мастер-классларны театр артистлары һәм телевидение алып баручылары үткәрде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
26 май 2022 - 15:42
-
26 май 2022 - 11:20
-
25 май 2022 - 16:06
-
24 май 2022 - 16:25
-
24 май 2022 - 13:36
-
24 май 2022 - 13:06
-
24 май 2022 - 13:04
-
24 май 2022 - 09:23
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте