Логотип
Хәбәрләр

Китап тәкъдим ителде

«Әтием кайда, Суслонгер»

Күренекле язучы Зиннур Хөсниярның яңа табадан төшкән «Әтием кайда, Суслонгер» китабын тәкъдим итү чарасы узды.

Китап «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте басмасы «Казан утлары» журналының китап киштәсе сериясеннән басылды.

«Әтием кайда, Суслонгер?!» повесте Бөек Ватан сугышында олы җиңүгә үзенең әйтеп бетергесез зур өлешен керткән авыл халкына багышлана. Язучы әсәрендә сугышка киткән ирләр, тылда калган хатыннар һәм балаларның авыр тормышын, язмышын, аларның рухи батырлыгын сурәтли.

Гадәттә, әдәби әсәрләрнең прототиплары була. Зиннур Хөсниярның «Әтием кайда, Суслонгер» китабының прототиплары да китапны тәкъдим итү чарасында катнашты. Әсәрнең баш герое Рәхимәнең ике кызы Һәдия – повестьта ул Мәдинә исеме белән бирелә, икенче кызы Зәйтүнә, әсәрдә Зәйнәп дигән исем белән языла – шул хакта сөйләү өчен бирегә килделәр. Алар, шундый авыр фаҗигане йөрәкләренә төенләп, гомер буе яшәгәннәр, әниләре белән бергә гомер буе әтиләренең кайтуын көткән ятимә кызлар! +18

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк