Логотип
Хәбәрләр

Концертларны туктатыргамы??

Бу көннәрдә беркемнең дә күңеле тыныч түгелдер  һәркем ут- ялкын эчендә янадыр: кемнеңдер газиз баласы, кемнеңдер оныгы, кияве, туганы, дусты ...

Р. Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттаховны концертларны туктатырга кирәкме, юкмы дигән сорау борчый. 

"Туган ягым- Уразавылда ( Түбән Новгород өлкәсе) "Халык җәүһәрләре" проектының бу сезондагы беренче концерты узды. Беренчедән, "җәүһәрләр"емне җылы кабул иткән якташларыма, ихлас кунакчыллык күрсәткән җитәкчеләргә бик зур рәхмәт!

Нишлисең инде , бу концертны оештыру да, үткәрү дә психологик яктан бик авыр булды. Чөнки бу көннәрдә беркемнең дә күңеле тыныч түгелдер  һәркем ут- ялкын эчендә янадыр: кемнеңдер газиз баласы, кемнеңдер оныгы, кияве, туганы, дусты ...

Шулай да халык концертка килде ( 85 процентка зал тулы иде). Халык концертка килде һәм ... елап утырды. Сәхнәдән агылган моңлы - сагышлы җырлар залдагыларның эчке халәтенә бик тә туры килгәндер шул. Гадәттә шау- шулы якташларым бу юлы тын да алмый тыңладылар, урыннарына  сеңеп утырдылар. Соңыннан исә килеп елый - елый рәхмәт әйттеләр: " Азга гына булса да ,тынычландырдыгыз бит сез безне", -  диделәр.

Әйе, җыр - ул күңел ачу чарасы гына түгел. Җыр - ул юатучы да, чистартучы да, җыр - ул дәва да, җыр - ул өмет тә...

Димәк, безгә хәзер концертларны туктату түгел, киресенчә, арттырырга кирәк! Бу көннәрдә татар артисты үз халкы белән бергә булырга тиеш. Артистның миссиясе бит кешене көлдереп йөрү генә түгел, ә аның күңелен дә күтәрү, аның хәленә дә керү, бигрәк тә авыр хәлендә. Халыкка  безнең ярдәм кирәк - рухи ярдәм, мораль ярдәм..." - дигән Рифат Фәттахов.

Чыганак һәм фото Р. Фәттаховның телеграм аккаунты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк