«Без әле үлергә җыенмыйбыз»

Күптән түгел Ландыш Нигъмәтҗанованың инстаграм сәхифәсендә кызы Ләйлә белән чираттагы видео пәйда булды. Биредә кызчык әнисенә аны нәрсә борчыганын сөйли.

«Сез үләрсез дип куркам. Кеше картайгач үлә, мин беләм, кайчандыр вакыт җитә бит. Мин ботка да, йомырка да пешерә белмим... Ә балаларга бит сөт кирәк!», – ди Ләйлә. Менә нәрсәдән курка икән кыз: әти-әнисе үлеп китеп, ул үз балаларын тәрбияли алмас дип.

«Без бит әле үлергә җыенмыйбыз. Борчылма, барысына да өйрәтермен», – дип тынычландыра кызын җырчы.

Моннан тыш, кызчык бер генә бала табып үстерү теләген белдерде. Әлеге сүзләрне ишеткәч, Ландыш, әлбәттә, көлеп куя. Кыскасы, видеоны Сезгә дә карарга тәкъдим итәбез.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
480
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
«Син җырла, ләкин Хәмдүнә кебек җырлама...»
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Казнага Кагылма
  • Казнага Кагылма
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы