Лилия Сәләхетдинова халыкны кызыксындырган сорауга җавап бирде

Февраль аенда үзенчәлекле шагыйрә Лилия Сәләхетдинованың әни булырга әзерләнүе җәмәгатьчелекне шаккаттырды. Бу хакта «Бизнес Online» электрон газетасы хәбәр итте.

Алар әйтүенчә, табибларга мөрәҗәгать иткәч, Лилиягә йөклелекне өзәргә тәкъдим итәләр, чөнки бу әни кеше өчен зур куркыныч тудырырга мөмкин. Тимергалиевлар гаиләсенә балалы булуның башка юлларын тәкъдим итәләр. Ә Лилия әйтүенчә, инвалид кешегә беркем дә бала бирмәячәк, һәм суррогат әни өчен аларның финанс мөмкинлекләре җитми икән. Шуңа күрә бу гаиләнең балалы булу өчен бер генә юлы кала ‒ Лилиянең үзенә табу. Дин буенча да яралган җанны үтерергә ярамый, Тимергалиевлар бу хакта да уйлый.

РКБда бу мәсьәлә буенча консилиум җыялар һәм Лилиягә яхшылап уйларга кушалар, чөнки балага бит әле әнинең диагнозы күчү куркынчы да 50 гә 50.

Шулай да Лилия баладан баш тартмый, әни булырга әзерләнә. Хәзерге вакытта социаль челтәрләрдә аңа еш кына «Кайчан табасың? Кемне көтәсез? Исем сайладыгызмы инде?» кебек сораулар килә икән. Булачак әни кызыксынучыларга җавап бирергә булган.

«Менә шундый үзизоляция. Әлегә мин шоколад ашыйм һәм түземсезлек белән көннәр саныйм. Әле вакыт күп булса да, күңел инде бу могҗизаны көтә. Язма астында «мин бит әни», «безнең могжиза» һәм башка хэштеглар куясым килә инде», ‒ дип яза шагыйрә. Шулай ук Лилия үзен кайгыртучыларга рәхмәтен белдерә һәм барлык сорауларга сабый тугач та җавап бирәчәген әйтә.

Комментарийларда Лилиянең баллы әйбер ашавыннан чыгып, карынында малай булу ихтималын әйтәләр.

Аллаһы Тәгалә яшь гаиләне ярдәменнән ташламасын һәм әти-әни булу бәхетенә ирешергә насыйп итсен!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
2210
0
2
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
«Юл кырыенда ята» – Хәмдүнә Тимергалиева кайда җирләнгән
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Казнага Кагылма
  • Казнага Кагылма
21 сентябрь 2020 - 14:41
198
0
1
Без яраткан Шарапҗан
21 сентябрь 2020 - 13:06
295
0
4
«Кеше күрмәсә ярар иде моны...»
19 сентябрь 2020 - 15:46
356
0
2
Спорт – ул кәеф
16 сентябрь 2020 - 13:55
1063
0
1
Алсу Фазлыева өченче бәби көтә?
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы