Әлмәт театры артисткасы Мәдинә Гайнуллина челленджда катнаша

Бу көннәрдә инстаграмда кызыклы челлендж бара, һәркем үзенең 10 ел элек һәм хәзер төшкән фотосын урнашытырырга тиеш. Бу марафонда артистлар да яратып катнаша.

Әлмәт театры артисткасы Мәдинә Гайнуллина башкалардан аермалы буларак 10 ел элек төшкән түгел, ә 20 еллык фотоны урнаштырган. Ул Камал театры артистлары Нәҗибә Ихсанова һәм авылдашы Минвәли Габдуллин белән бер сәхнәдә төшкән фото, Туфан Миңнуллинның «Шәҗәрә» спектакленнән күренеш. Ә беренче фото 2018 елның апрелендә Мәскәүдә булып узган «Алтын битлек» тантанасында төшерелгән фотография. «Фотолар аермасы нәкъ 20 ел. Үзгәргән шул апа 20 елда. Үзгәрмәссең! Әле дә исән әле мин! Еллар узуга карамастан, бәхетегез артсын, дуслар, сәламәтлегегез кимемәсен!», дип яза Мәдинә үзе. Мәдинә шулай ук элек адым саен фотога төшеп йөрүнең модада булмавын да язып үтә.

Ә сез мондый челленджларда катнашасызмы, аларны хатирәләрне яңарту өчен бер сәбәп дип уйламыйсызмы?!

Автор: Г.Хәлиуллина

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
221
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Зәйнәб Фәрхетдинованың улы хастаханәгә эләккән
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Наркотикларга – юк! 12+
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы