Мәскәү салкыннары Татарстанга килә

(Казан, 21 февраль, “Татар-информ”). Мәскәүнең аномаль салкын һавасы Татарстан территориясендә дә күзәтеләчәк, дип хәбәр Татарстан Гидрометерология үзәге матбугат хезмәте.
23-28 февральдә Россия башкаласында уртача температура нормадан 7-12 градуска имрәк булачак, ә урыны белән 15-18 гә кадәр, дип яза "Интерфакс”.
Татарстан Гидрометерология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге фаразлаганча, якындагы өч көндә аязучан болытлы һава булачак. Урыны белән кар явачак.
22 февральдә төнлә һава температурасы 12 – 17 градус, аязган вакытта 21 градуска кадәр салкын булачак. Көндез 7-12 градус салкын булачак.
23 февральдә салкынайтачак. Шулай итеп, төнлә минималь һава температурасы 17-22 градус, аязганда 25 градуска кадәр салкын булыр дип фаразлана. Көндез 11-16 градус салкын булыр, дип көтелә.
24 февральдә дә салкын булачак. Төнлә -18..-23 градус, ә аязганда -24..-29 градус булачак, көндез – 12 – 17 градус салкын.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
8 февраль 2023 - 12:21
-
7 февраль 2023 - 11:59
-
6 февраль 2023 - 15:06
-
3 февраль 2023 - 14:11
-
1 февраль 2023 - 09:07
-
30 гыйнвар 2023 - 15:59
-
30 гыйнвар 2023 - 13:21
-
26 гыйнвар 2023 - 13:47
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте