Логотип
Хәбәрләр

Матурлык ничә сум?

Күңел канәгатьлеге ул бүген алынган яңа күлмәк, яисә чираттагы затлы бит кремы гына түгел икән ләбаса(минем очракта шулайрак)))! Менә ич, файдалы мәгълүмат алып, догалар тыңлап та кәефләнеп була икән  дип уйладым.

«Балаларыбызга вакыт җитми, өлгермим, өйдә тәртипсезлек, йөгерәм-чабам...» –  диюче хатын-кызларны ишеткәч, «мин генә түгел икән әле», – дип, тынычланып куям. Нишләтәсең, бу дөнья үзе әллә нинди ашыгыч көрәшкә әверелде. Хәзер бик популяр сүзгә әйләнгән “тайм-менеджент”тан төшеп калмыйм, билгеләгән эшләрең көне-көнгә ялгансын дип тырышсаң, шактый тирләргә туры килә. Ә менә табибә Энҗе Кадыйрова сәхифәсен күзәтүчеләр белә: барысына өлгергән хатын-кызлар да бар икән! Шәхсән үземә шулай тоела. Энҗенең дә ашау сорап тилмерткән ике баласы, көн дә тәртип урнаштыруны таләп иткән фатиры, оныклар кайтуын көтеп зарыккан әти-әнисе, руль артында эшләнә торган бетмәс-төкәнмәс эшләре бар ләбаса! Ә ул шуңа өстәп, дөрес туклана, нәфислеген кайгырта, балаларын тәрбияли, сәламәтлеген көйли, өйдәге җиһазларның, тукымаларның табигыен сайлый һәм башкалар һ.б. Йә, әйтегез, тәүлегенә 24 сәгать буе сәламәтлек турында уйлап буламы? Бер тапкыр “нормаль” ашау пешереп ашадың исә, калганы аннан-моннан, коры-сары, берәр кафе ишене чамалыйсың. Ә Энҗе өчен бу “табу” сүзләр! Ул өй ризыгының да сәламәтлеккә ничек йогынты ясавын белеп, аның ничә грамм булырга тиешлеген дәлилләп әзерли. Бервакыт һәр ял (көн дә йөрүчеләр бар!) без яратып йөри торган Мак рестораныннан балаларына гап-гади “рожок” туңдырмасын алып ашатты Энҗе. Юк, ашый алмадылар, “безнең өчен бу бик баллы һәм зыянлы” дип, балалар ул туңдырманы чиләккә ташларга мәҗбүр булды. Бик шаккаткан идем бу хәлгә, безнекеләр унны бирсәң, унысын да “ялт иттерәчәк”. Бу гаиләне “тонуста” тотарлык нинди көчләр бар бу кеп-кечкенә Кукмара кызында дип, мин дә табибә Энҗе Кадыйрова уздырган ифтар ашына барасы иттем. “Матурлык ничә сум тора” дип аталган лекциясен игътибар белән тыңларга тырыштым, бәлки сере шунда яшеренгәндер дим үземчә. Без белгән фәлсәфә, дуслар, белгән, ләкин тормышка җайлашуны сәбәп итеп кулланмый торган ысуллар! Сәламәтлек, матурлык, гәүдә төзелеше гап-гади хәрәкәттә! Анысына машинадан төшеп, бераз җәяү тәпилисе дә, балаларың белән аралашуны саф һавада дәвам итәсе. Матурлык эчәклектән башлана!Монысы өчен кечкенәдән әниең ашатып үстергән сөяк-ит шулпасын пешерүгә вакыт жәллисе түгел! Сөяк шулпасы һәм холодец – коллаген, ә ул, белгәнегезчә, тән күзәнәкләре өчен мөһим әйбер. Катырылган яшелчә, җиләк-җимешкә өстенлек бирергә. Кибеттәгесен алу бик тиз һәм уңайлы, әмма файдасы бер чама. Шушы гади генә кагыйдәләрне саклаган хәлдә хатын-кызның йөз-кыяфәте өчен бернинди кыйммәтле процедуралар кирәкми! 45 яшькә кадәр матурлык уколларыннан башка да яшәп була, җәмәгать! Әлбәттә, бу бүген сөяк шулпасы эчтем дә, иртәгә сәламәт булдым дигән сүз түгел. Шуңа залда утыручы яшь кызлар, әни буласы туташлар өчен бу киңәшләр аеруча мөһим булгандыр дип уйлыйм. Әле аларның барысы да алда, бүгеннән башласалар – оталар! Сәламәтлек – күңел халәте дә бит әле ул! Эчке дөньяң ачык булып, Аллаһы Тәгаләгә сыенып яшәсәң, аның нигъмәтләреннән дөрес куллана белсәң, синең өчен отышлы, уңайлы юлларның ачыласын көт тә тор! Мөселман табибә Энҗе ханым укып көйләгән Коръән сүрәләре күңел шифасы бирде, җанны иркәләде. Әллә ниләр җимертеп эшләрлек көч һәм куәт барлыгын сизеп кайттым.  Күңел канәгатьлеге ул бүген алынган яңа күлмәк, яисә чираттагы затлы бит кремы гына түгел икән ләбаса(минем очракта шулайрак)))! Менә ич, файдалы мәгълүмат алып, догалар тыңлап та кәефләнеп була икән  дип уйладым. Энҗенең семинар-марафоннарына көйләнгән 25 мең укучының (ә ул дәресләрен үткән шәкертләре шулкадәр дип белдерде)  тормышы һичшиксез үзгәргәндер дип ышанам. Кайвакыт эчпошыргыч бу бертөрлелектән арыну өчен ни генә эшләргә дисең... һәм үзең дә уйламастан, Энҗе кебектәйләргә юлыгасың. Менә шулай... җае белән, ипләп, үз үрнәгендә, кабаланмый гына....ихлас. Акча эшләүгә корылган марафоннардан күпкә өстен, әллә мөселман булуы җәлеп итәме? Юк, безгә биргән киңәшләре буш сүз булмыйча, үз яшәү рәвешенең аерылгысыз бер өлешенә әверелгәнгә үз иттем кебек...  Уңышлар, ихлас табибә Энҗе!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шулкадәр матур итеп язгансыз!