Логотип
Хәбәрләр

Миләүшәнең баласын Дркбга озатканнар...

Барысы да яхшы булачак – ышанам!

Җырчы Миләүшә Сафинаның яңа туган баласын балалар клиник хастаханәсенә алып китәргә мәҗбүр булганнар. Миләүшә аңлатып үткәнчә, ул йөклелекнең 34 нче атнасында коронавирус белән авырган, авыру җиңел формада узган, ул беркайда да мөрәҗәгать итмәдем, өйдә булдым ди. Вирус карындагы балага күчеп, нәнидә үпкә ялкынсынуы башланган. Бала катгый күзәтү астында, үпкәләре эшли, башка органнарына зыян килмәгән ди табиблар. Бүген Миләүшәне хастаханәдән чыгарганнар... баласы белән бергәләп өйгә кайту вакыйгасы кичектерелә, ләкин күп сынаулар аша узган сабыр Миләүшә күңелен төшерми: «Мин бу хәлләрне адекват кабул итәм, үзем тыныч, барысы да яхшы булачак – ышанам», – ди Миләүшә. Балалар тудыру йортыннан сабыеңны куеныңа кысып, гаиләң, туганнарың каршы алудан да рәхәте юк...бу сынауны да узып, нәни Шәрәфетдинов Диас Фагыйл улы белән озакламый очрашырга язсын, Миләүшә!

Гаиләгезгә саулык-сәламәтлек, уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк