Минзәлә гимназиясе Татарстанның иң яхшы мәктәп театры дип табылды
Тинчурин театры Минзәлә шәһәре гимназиясенең Рөстәм Муллин исемендәге «Сәяр» балалар театр һәм киностудиясен шефлыкка алды.
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында гаилә һәм мәктәп театрларының «Гаилә тарихы», «Театрның яше юк» II Республика фестиваль-конкурсының гала-концерты узды.
Әлеге фестиваль республикада икенче тапкыр уздырыла. Аны Тинчурин театры Татарстанның Мәдәният министрлыгы, Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә оештыра. Гала-концертта Татарстан Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова, Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Адель Мөбарәкшин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов катнашты.
«Чыннан да, безнең мондый бәйгеләр бик күп. Монысы аеруча мәгънәле, кирәкле һәм тәрбияви. Мәктәп яшеннән үк театрны, шәхесләрне белеп үсү – зур горурлык һәм кирәкле эш», – дип ассызыклады Нурия Хашимова.
Быел бәйгедә катнашырга барлыгы 70 гариза килде. 41 гаилә һәм мәктәп театры үз сәләтләрен күрсәтте. Катнашучыларның гомуми саны 700гә җитте. Алты көн дәвамында 6 жюри әгъзасы – Тинчурин театрының әйдәп баручы актерлары – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, жюри рәисе Зөфәр Харисов, Татарстанның халык артисты Зөлфия Вәлиева, Татарстанның атказанган артистлары Зөлфәт Закиров һәм Илфак Хафизов, талантлы артистлар Салават Хәбибуллин, Диләрә Фәттахова катнашучыларга бәя бирде.
«Фестивальләрдә катнашу үзенчә бер горурлык булса, анда җиңү – җитди эш һәм бик зур тырышлык нәтиҗәсе. Әти-әниләрегезнең горурлык чыганагы булып, зур уңышларга ирешеп яшәгез һәм укыгыз», – дип теләде Минзәлия Закирова.
Сайлап алу турларында Буа, Мөслим, Саба, Бөгелмә, Әгерҗе, Кукмара, Баулы, Чүпрәле, Зәй, Әтнә, Ютазы, Тәтеш, Апас, Лаеш, Теләче, Биектау, Алексеевск, Балтач, Әлки, Сарман, Чистай, Актаныш, Чирмешән, Минзәлә районнары, Яр Чаллы, Казан шәһәрләре, шулай ук Удмуртиянең Ижау шәһәреннән гаилә һәм мәктәп театрлары спектакльләрдән өзекләр күрсәтте.
«Сез мәктәпләрегездә үз сәләтегезне гел чарлыйсыз, спектакльләрдә катнашасыз, үз иҗат җимешегезне олы сәхнәгә менеп күрсәтү дәрәҗәсенә җиттегез. Талантлы балаларга – аерым караш, аларга ярдәм итәсе, алар белән бергә эшлисе килеп тора. Мин ышанам: җиңүчене үз канатыбыз астына алачакбыз», – диде Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов.
Гала-концертта фестивальдәге иң яхшы номерлардан өзекләр күрсәтелде. Төрле номинацияләрдә җиңүчеләрне ачыкладылар.
К.Тинчурин театры матбугат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
“Композитор да, дирижёр да түгел. Гади бер скрипкачы мин!”
-
Укыдыгызмы?
-
“Гармунтуй” гала-концерты
-
Спектакльгә билет от!
-
Бүген «Сәйяр» балалар һәм яшүсмерләрнең Республика театр фестивале җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды
-
Татарстан Республикасы Милли музеенда яңа проектлар!
-
Бездән җыр - сездән видео!
-
«Һөнәр» XVI Бөтенроссия яшь режиссура фестивале
Комментарий юк