Логотип
Хәбәрләр

«Мисс Татарстан – 2022»... затлы тун, бүләкләр һәм...

«Мисс Татарстан – 2022»... затлы тун, бүләкләр һәм...

«Мисс Татарстан – 2022» бәйгесендә җиңүче кызлар бүген журналистлар сорауларына җавап бирде.

Төп титулны яулаган Түбән Кама кызы Анна Атаманова бәйгедә тәүге тапкыр 11 сыйныфта укыганда катнашып караган, ә быел инде ул «җиңәм» дигән уй белән килгән һәм максатына ирешкән дә! Анна бәйгенең үз тормышында иң мөһим этапларның берсе булуын әйтә, ул хәтта КФУдагы имтиханнарын соңга калдырган. Үзе инглиз теле юнәлешендә белем ала. Хәзер Аннаны Бөтенроссия бәйгесендә Татарстан данын яклау көтә. 

«Мисс Казан» исеменә лаек булган Ралинә Әхмәдуллина исә үз хис-кичерешләрен яшермәде. «Җиңү яулавыма әле дә булса ышанып бетә алмыйм, мин бик бәхетле чор кичерәм. Елмаясы килә, бар кешене үз сөенечем дулкынына ияртәсе, бәхетле итәсе килә», – ди Ралинә.  Кыз хәзер шулай ук КФУда, менеджмент юнәлеше буенча белем ала.

Ә бүләкләргә килгәндә бәйгенең иганәчеләреннән бик кыйммәтле бүләкләр булган. Бу тун да, фитнес-үзәккә абонемент, бизәнү әйберләре, зәркан эшләнмәләре һәм башкалар.

Анна белән Ралинә өчен матурлык, беренче чиратта, күңел матурлыгы, кешеләргә яхшы мөгамәләдә булу. Алар икесе дә әниләренә рәхмәтле булуларын һәм алар үрнәгендә тәрбияләнүләрен әйтте. Бәйге 18 яше тулып кына килгән бу гүзәлләргә үз-үзеңә ышанырга, максат куя белергә өйрәткән. Ни дисәң дә, «Мисс Татарстан» аша үткән кызлар бәйге президенты Изольда Сахарованың тәрбия мәктәбен үтеп, бу тормышта югалып калмаска, Матурлык аша – дөньяны ямьләндерү серләренә өйрәнә. Уңышлар, кызлар, Татарстан, Казан кызларының гүзәллеген бар дөньяга күрсәтегез!

Фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк