Логотип
Хәбәрләр

«Моны без күрсәтергә тиеш түгелдер...»

Алмаз Мирзаянов һәм Зөлфирә Шәйдуллина узган елны никах укытып, туй уздырдылар. Баксаң, алар туй мәҗлесен өйләнешүләрен рәсми рәвештә теркәмәгән килеш кенә уздырганнар икән. Бу хакта Алмаз инстаграм битендә язды.

Алмаз Мирзаянов һәм Зөлфирә Шәйдуллина узган елны никах укытып, туй уздырдылар. Баксаң, алар туй мәҗлесен өйләнешүләрен рәсми рәвештә теркәмәгән килеш кенә уздырганнар икән. Бу хакта Алмаз инстаграм битендә язды.

«Моны без күрсәтергә тиеш түгелдер инде бәлки. Шулай да куям әле. Бөтен парлар туй көнендәге «күчмә» теркәлүгә кадәр ЗАГСка барса, безнеке кеше төсле булмады. Һәм андыйлар бер без генә түгел. Туйга кадәр вакыт булмады, концертлар куеп йөреп, җиләк-җимеш, соклар аласы барлыгын да туйга бер көн кала искә төшердек. Туйдан соң да аның кайгысы булмады. Мин һәр иртәне Кыш Бабай булып эшләдем. Кичләрен район концертлары куйдык. Яңа елдан соң ялга бардык. Кайту белән эшкә чумдык. Аннары ЗАГСка таба юлны битлек-пирчәткә белән ябып куйдылар. Рәсми рәвештә ир белән хатын булмагач, ни талашып булмый ачу килгәндә. Җитәкләшеп, елмаеп йөрдек шунда. Ачу да килмәде бугай әле. Ниһаять, 17 июнь көнне законлы гаилә булдык. Оркестр да уйнамады, битлек аркылы үбешеп тә булмады. Шул битлек йөздәге шатлыкны да яшергән инде», – дип яза Алмаз.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Моны без күрсәтергә тиеш түгелдер инде, бәлки! Шулай да, куям әле. Нормальный парлар туй көнендәге "выездной" регистрациягә кадәр ЗАГСка барса, безнеке кеше төсле булмады. Һәм андыйлар бер без генә түгел, я знаю! ? Туйга кадәр вакыт булмады, концертлар куеп йөреп җиләк-җимеш, соклар аласы барлыгын да бер көн алдан искә төшердек ? Туйдан соң да аның кайгысы булмады, бер көн кунакларны озаттык та минем һәр иртә кыш бабай атналыгым һәм кичләрен район концертлары булды, аннары яңа ел, аннары ялга бардык, кайту белән эшкә чумдык, аннары ЗАГСка таба юлны маска пирчәткә белән ябып куйдылар... Официальный ир белән хатын булмагач һаман ни талашып булмый ачу килгәндә, җитәкләшеп елмаеп йөрдек шунда. Ачу да килмәде бугай әле. ? Һәм, ниһаять, 17 июнь көнне, "полный обмундирование" белән законный гаилә булдык! Оркестр да уйнамады, маска аркылы үбешеп тә булмады, шул маска йөздәге шатлыкны яшергән дә инде! Сез дә сизгәнсездер иксез-чиксез шатлануны! ???? Загс биргән язу кәгазь бит ул. Саргая ул сандык төбендә. Саргаймасын безнең саф мәхәббәт! Мәңге янсын күңел түрендә! (тамадаларның йөрәгенә уеп язылган бу шигырьне кем язды икән ул?) Сезнең өйләнешү дә кеше төсле булмаса, языгыз әле монда! Кызык бит! ?

Публикация от Алмаз Мирзаянов (@almaz_mirzayanov)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк