Музейлар - бушка!

 

18 майда Казан халкы һәм кунаклары ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеена, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музейның Заманча сәнгать галереясына һәм «Хәзинә» милли сәнгать галереясына бушлай керә алачак. Акция ел саен 18 майда билгеләп үтелә торган Халыкара музейлар көненә багышлана. ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның Заманча сәнгать галереясында Мәскәү фотографы һәм хәзерге заман цифрлы сәнгать өлкәсендәге рәссам Ольга Мичиның «Уязвимые» һәм «Лицо сокровища» дигән ике күргәзмәсе, «Хәзинә» милли сәнгать галереясында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган өч экспозиция һәм Иван Шишкин эшләре күргәзмәсе тәкъдим ителгән. ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда Николай Фешин эшләре күргәзмәсе, шулай ук ​​рус һәм иконопись сәнгатенең даими экспозицияләре, «В гостях у Бренингов» һәм башкалар эшли.

Фото Гуру туризма

Чыганак ТИ

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
878
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Казанның Җәмигъ мәчете төзелешенә нигез ташы
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы