Әниемә - яңа йорт

Танылган хитлар авторы, композитор Айдар Тимербаев матур җырлар язу белән генә мәшгуль түгел әле ул. Җырчыларны тәмле-тәмле күчтәнәчләре белән сөендерү өстенә ул үз әнисен куандырып яшәргә дә онытмый. Туган яклары Сабадан юлы өзелмәгән Айдар ихаталарында яңа йорт күтәреп ята икән. Инде стеналары өелеп, түбәләре капланган йортка тәрәзәләр куйдырган ул, утын-суын-газын булдырган. Озакламый эчке ремонт эшләрен төгәлләп, җиһазлыйсы гына кала, ди Айдар. Аннан инде иң зур хыялы - шушы бөтен уңайлыклары булган яңа йортка әнисен күчерү икән. "Ял көннәрендә мин гаиләм белән кайтып йөргәндә, әнием безне көтеп торырлык булсын иде",- ди Айдар. Ә без исә афәрин генә диябез! Кем әйтмешли, булганнан бар да була.

 

Автор: Гөлнара Җәлилова

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
217
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Ринат Рахматуллин үлгән дигән хәбәр таралган
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Казнага Кагылма
  • Казнага Кагылма
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы