Нияз Җәләлов яңа машинада җилдерә

«Кила ярым прәннек" җырын беләсез бит? Димәк, аны җырлаучы Нияз Җәләловны да?.. Ә Ниязның яңа машина алганын белмисездер әле. Нинди дип - шәпски инде! Берегездә дә юк андый... Хе! Кабриолетка бөтенебезнең дә теш үтми шул. Кила ярым прәннек кенә алып була кибеттән... Ә Нияз хәзер җилләнеп Казан урамнарында түбәсе ачык текә машинада җилдертә. Татар җырларын бөтен көченә акыртып куя да... "Рәхәәәт!"- ди үзе, әллә кайчан аласы калган икән, дип тә өсти... Котлыйбыз, Нияз! Гастрольләргә чыгып киткәч урлый гына күрмәсеннәр берүк машинаңны. Бәясе, мәйтәм, ун кила прәннеклек кенә дә түгелдер...
Гөлнара Җәлилова
Фото: Артистның шәхси архивыннан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
ЯҢАЛЫКЛАР
-
2 октябрь 2023 - 11:15
-
1 октябрь 2023 - 11:46
-
30 сентябрь 2023 - 11:49
-
29 сентябрь 2023 - 16:27
-
28 сентябрь 2023 - 13:35
-
27 сентябрь 2023 - 13:37
-
26 сентябрь 2023 - 14:58
-
25 сентябрь 2023 - 12:32
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте