«Новая музыка» Камера оркестрының юбилей концерты узачак

12 октябрьдә «Новая музыка» Камера оркестры юбилей концертын үткәрәчәк

София Гобәйдулина исемендәге Заманча музыка үзәгендә эшләп килә торган «Новая музыка» Камера оркестрына 15 ел! 2003 нче елда барлыкка килгән «Новая музыка» Камера оркестры төрледән-төрле Халыкара, Россиякүләм фестивальләрдә, бәйгеләрдә, Республика проектларында, хәйрия концертларында һәрдаим катнаша. Универсиада, шәһәр көннәрендә, Республика бәйрәмнәрендә классик музыканы яратучылар өчен чыгыш ясый.

Юбилей концерты 12 нче октябрьдә 18:30 сәгатьтә Салих Сәйдәшев исемендәге Зур Дәүләт концерт залында узачак. Оркестрның сәнгать җитәкчесе һәм дирижеры – Татарстанның атказанган артисты Анна Гулишамбарова. Бәйрәм чарасында Казан, Мәскәү, Монголиядән килгән артистларның чыгышлары көтелә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
268
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Гөлназ Асаеваның хәле начарайган
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Казнага Кагылма
  • Казнага Кагылма
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы