Логотип
Хәбәрләр

«Һөнәр» фестивале

Быел фестивальгә Татарстан Республикасы театрлары белән беррәттән, Санкт-Петербург, Владимир һәм Чиләбе театр коллективлары да килә.

2022 нче елның 5-11 нче декабрь көннәрендә Казанда «Һөнәр» XIV Бөтенроссия яшь режиссура фестивале узачак. 2009 нчы елда Г.Камал театры инициативасы белән башлап җибәрелгән «Һөнәр» фестивале 10 ел буе әлеге театр канаты астында булды. Ә 2019 нчы елдан башлап, «Һөнәр» Бөтенроссия яшь режиссура фестивален Г.Кариев театры оештыра. «Һәм бу «күчеш» үзен аклады, чөнки нәкъ менә яшьләр театрында яшь режиссерлар үзләрен актив күрсәтә ала, монда яңа иҗади элемтәләр формалаша», – дип билгеләп үткән иде ТР мәдәният министры И.Х.Әюпова узган елгы фестивальдә кунакларны һәм катнашучыларны сәламләү сүзендә. Фестиваль Татарстанның Мәдәният министрлыгы һәм Театр әһелләре берлеге белән берлектә гамәлгә ашырыла.

Быел фестивальгә Татарстан Республикасы театрлары белән беррәттән, Санкт-Петербург, Владимир һәм Чиләбе театр коллективлары да килә. Фестиваль афишасына 19 спектакль керде, барлыгы 15 театр коллективы катнаша. Фестиваль кысаларында ике премьера көтелә: «Рөстәм маҗаралары» (Кариев театры) һәм «Музей» («Особняк Демидова» театраль резиденциясе). «Һөнәр» спектакльләрен барлыгы 8 театр мәйданчыгында карап булачак, шуларның 6сы – Казанда: Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры, Яшь тамашачылар театры (ТЮЗ), «Әкият» татар дәүләт курчак театры, «Особняк Демидова» театраль резиденциясе. Ә 11 нче декабрьдә программа буенча А.Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы татар драма театрына һәм Әлмәт татар дәүләт драма театрына бару планлаштырылган.

Быел фестиваль нигезләмәсенә үзгәрешләр кертелде. Хәзер «Һөнәр»дә 40 яшькә кадәр булган режиссерлар катнаша ала. Бу елдан башлап, яшь тамашачылар һәм яшьләр театрлары спектакльләренә өстенлек биреләчәк. Беренче елларында «Һөнәр» режиссерлар өчен вакансияләр ярминкәсе буларак кабул ителә иде, ләкин соңгы вакытта хәл үзгәрде. Программада үзләре яшь булсалар да, инде режиссер буларак өлгергән профессионалларның эшләре тәкъдим ителә. Ләкин оештыручылар режиссер һөнәренә яңа гына аяк басып килүчеләр турында да онытмый. Нәкъ менә шул максаттан быел махсус программа булдырылды. Яшь режиссерлар театр тәнкыйтьчеләренә һәм тамашачыга үзләренең беренче эшләрен, шулай ук эзләнүләрен тәкъдим итәчәк, бу аларга киләчәктә үсәргә этәргеч бирәчәк.

Быел Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы билгеләп үтелә. Шул уңайдан «Иман һәм илһам» махсус программасы кысаларында ике спектакль – Буа дәүләт драма театрыннан «Дервиш» (режиссеры – Тимур Кулов) һәм Кариев театрының Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен  кабул итүенең 1100 еллыгына махсус куелган «Йосыф» премьерасы (режиссеры – Ренат Әюпов) күрсәтеләчәк.

Фестивальдә елдагыча белем бирү программасы да каралган, анда режиссерлар һәм театр тәнкыйтьчеләре белән иҗади очрашулар көтелә.

«Һөнәр» XIV Бөтенроссия яшь режиссура фестиваленең эксперт советы әгъзалары. Әйтергә кирәк, чакырылган тәнкыйтьчеләр барысы да милли театрлар белән яхшы таныш:

Глеб Ситковский – театр тәнкыйтьчесе, төбәкара «Театр блогеры мәктәбе» проектына нигез салучы һәм аның кураторы, Россия Театр әһелләре берлегенең тәнкыйть һәм театр белгечлеге буенча комиссияләре әгъзасы. «Ведомости», «Газета», «Независимая газета», Парижда нәшер ителә торган Liberation газетасы, «Театр» журналы, Colta.ru интернет-порталында басылган 1500 гә якын мәкалә авторы. «Итоги» һәм The New Times журналларының, «Труд» һәм «Алфавит» газеталарының мәдәният бүлеге мөхәррире. Күпсанлы театр премияләренең һәм фестивальләрнең, шул исәптән «Алтын битлек» Милли театр премиясе, театр берлекләренең халыкара конфедерациясе, «Сезон Станиславского» халыкара фестиваленең жюри һәм эксперт советы әгъзасы.

Александр Вислов – театр белгече һәм тәнкыйтьчесе, Россия театр сәнгате институты – ГИТИС педагогы, театр белгечлеге курсы җитәкчесе, театр лабораторияләре һәм фестивальләре кураторы, «Алтын битлек» Милли театр премиясенең жюри рәисе һәм эксперт советы әгъзасы, «Человек» театрының әдәби бүлек мөдире, драматург, режиссер.

Владимир Кантор – театр белгече һәм тәнкыйтьчесе, «Петербургский театрал» журналының баш мөхәррире, «Суббота» театрының әдәби бүлек мөдире. Санкт-Петербургның дәүләтнеке булмаган театрлар өчен «Золотой софит» Зур театр премиясе һәм XXX «Театры Санкт-Петербурга — детям» фестиваленең эксперт советы әгъзасы. Халыкара балалар фестивале (2022) эксперты. Санкт-Петербург мәдәният комитетының дәүләтнеке булмаган театрлар буенча конкурс комиссиясе әгъзасы.

Жанна Зарецкая – театр тәнкыйтьчесе, «Фонтанка.ру» интернет-порталының мәдәният бүлеге җитәкчесе. «Вечерний Петербург», «Афиша», «Театральный Петербург» кебек матбагаларның авторы. «Театральный мост: Нева–Сайма» фестиваленең арт-директоры. В.И. Стржельчик исемендәге театр премиясе лауреаты. «Прорыв» Петербург яшьләр театр премиясен гамәлгә куючыларның берсе. «Алтын битлек» Милли театр премиясенең эксперт советы әгъзасы.

Шулай ук быелгы «Һөнәр» фестиваленең экспертлары арасында милли белгечләр һәм яшьләрдән торган жюри да булачак.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк