Әнвәр Нургалиев гаиләсе котлаулар кабул итә

Күптән түгел Әнвәр Нургалиев гаиләсенә 25 ел булган. Әлеге күркәм бәйрәм уңаеннан артист хәләл җәфете белән икесе генә тәүге тапкыр сәяхәткә барып кайттылар.

«Чыннан да, вакыт су сыман ага. Улыбыз Рафаэльга 20 яшь, кызыбыз Элинага 15, ә ускәннәрен күрми дә калган төсле! Рәхмәт сиңа минем янәшәдә булганың өчен. Ачысы да, төчесе дә булгандыр, түздең, һәрвакытта да миңа көч биреп торасың.

Һәрбер яшьнең уз матурлыгы бар, безнең яшьтә инде тапкан малның тәмен белеп, оныклар көтеп яши торган гына чаклар», – дип яза артист инстаграм битендә.

Әнвәр Нургалиевны һәм аның тормыш иптәшен котлыйбыз!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
1513
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
«Минем хәлләр җырларлык түгел»
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Казнага Кагылма
  • Казнага Кагылма
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы