Логотип
Хәбәрләр

«Олуг китап» күргәзмәсе

«Олуг китап» күргәзмәсе

Бүген Татарстан Милли китапханәсендә 13:30 сәгатьтә «Олуг китап» күргәзмәсе ачыла. Күргәзмә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышлана. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.

Күргәзмәдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Сирәк китаплар һәм кулъязмалар фондыннан Коръән мүсхәфләре һәм хәзерге заман рәссамнарының эшләре тәкъдим ителә.

Күргәзмәгә килүчеләр исламда «Китап» төшенчәсенең мәгънәсен, Коръән текстын тапшыру традицияләре, татар кулъязма һәм басма китап культурасының күптөрлелеге, беренче басма Коръәннең кайда басылуы, татарларның Коръәнне дөньяның төрле телләрендә бастырып чыгарудагы роле һәм тәфсирләрнең төрлелеге турында беләчәк.

Чара кысаларында шулай ук «Коръән басмасында заманча тенденцияләр» темасына ачык дискуссия дә узачак, диелә татар-информ хәбәрендә.

Татар-информ, Википедия

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк