Организмны чистарту файдалымы, зыянлымы?

Организмны чистарту - каш ясыйм дип, күз чыгаруга тиң түгелме? “Татар-информ” бу хакта табиблардан сорашты һәм детокс белән шөгыльләнүче кешеләр фикере белән кызыксынды.
«Безнең организм үзеннән үзе чистарынуга корылган»
Казанның 18 нче шәһәр сырхауханәсе гастроэнтерологы Наталья Зинкевич:
– Мин, сәбәп булмаганда, организмны чистарту тарафдары түгел. Без, гастроэнтерологлар, токсиннар һәм шлаклардан арынуны түгел, дөрес туклануны гел тәкърарлап торабыз. Табиблар арасында төрле фикерлеләре бар, ләкин мин организмнан кирәкмәгән продуктлар, шлаклар тән аша тир, сидек, эчәклек аша чыгарлык итеп табигатьтән салынган дип саныйм. Нормаль организм булганда, бернәрсә дә җыелып ятмый, үзе чыга. Авырып торган чак булса да, организм барыбер үзеннән үзе чистарына. Эчәклек, тире күзәнәкләре яңара. Эч каткан очракта да, өйдә үз белдегең белән эчне йомшартырга тырышу яклы түгел мин. Табиб белән киңәшләшеп, сәбәбен ачыклау хәерлерәк. Тиктомалга гына берни чыкмый.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
11 август 2022 - 13:51
-
9 август 2022 - 09:28
-
8 август 2022 - 11:39
-
4 август 2022 - 16:44
-
4 август 2022 - 15:41
-
3 август 2022 - 14:31
-
2 август 2022 - 11:13
-
1 август 2022 - 13:44
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте